Совет офицеры Даян Мурзин турында: «Гитлер шәхсән үзе аңа «ау» игълан итә»

Ни кызганыч, кем икәнлеге хәтеремдә калмаган. Моннан берничә ел элек редакциягә бер сугыш ветераны сугылган иде. Ул миңа, безнең шундый героебыз бар, дия-дия, Даян Фаткулбаян улы Мурзин турында белгәннәрен сөйләде. «Окопларда ятканда аның барлыгы безгә көч бирде», – дип горурланды. Ишеткәнең юкмы, дип сорагач, интернеттан шактый материал туплап бирдем үзенә. И, сөенгән иде бабай шунда. Беләләр, хәтерлиләр икән әле дип, күз яшьләрен дә сыпырып алды. Бу хакта укучыларга да җиткер, татар каһарманнарын белеп торсыннар дип, кат-кат әйтте. Ничектер… вакытында кул җитмәде. 

Беренче номерлы дошман

Совет офицеры Даян Мурзинны Гитлер үзенең дошманы дип саный, ә фашистлар «кара генерал» дип атый. Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы, Чехословакиянең югары орденнары кавалеры, шушы илдәге 16 шәһәрнең мактаулы гражданины – болар барысы да Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туып үскән Даян Мурзин турында. Гитлер шәхсән үзе аңа «ау» игълан итә. Әмма елгыр разведчикны берничек тә кулга төшерә алмыйлар. Чыннан да, кем соң ул Даян Мурзин, Гитлер аның хакында кайдан һәм ничек белә?

Мурзин җитәкчелек иткән бригаданың «кыланмышлары» дошманны чыгырдан чыгара. Немецлар тарафыннан басып алынган Чехословакияне азат иткәндә генә дә бригада дүрт меңнән артык фашистны юк итә, техника һәм сугыш кораллары төягән 60 немец поездына һөҗүм ясый. Немецларның танк гаскәрләре генералы Мюллерны әсирлеккә төшерә. Әйтергә кирәк, бу эшләрнең барысы да Гитлерның борын астында эшләнә. Мондый хәлләрдән соң фюрер Даян Мурзинны үзе махсус алып барган «атылырга тиешле» кешеләр исемлегенә кертә. Анда, мәсәлән, Сталин, Рузвельт, Жуков кебек фамилияләр урын ала.

Сугыштан соң Мурзин бик күп нәфис фильмнарның герое була. Тик аларның күбесе Англия, Чехия, Германия кебек чит илләрдә төшерелә. Документаль фильмнарда исә аның хакында фронтовиклар, сугыш геройлары зур горурлык белән сөйли. Аңлашыла ки, сугыш разведчикларының исемнәре, батырлыклары халыкка дистә еллар үткәч кенә әйләнеп кайта. Гадәттә, яшерен булудан туктаган документлар пәйда булгач, инде вакыт үткән, кызыксыну сүрелгән була, шул сәбәпле кылган батырлыклар да тиешенчә искә алынмый. Даян Мурзин да шундый язмышка дучар була.

Беренче көннәр

Кем белә, яшьлеге сугыш чорына туры килмәсә, Даян Мурзинның мондый хәрби таланты ачылмаган да булыр иде, бәлки. Ул гап-гади татар авылында туып үсә, педучилищены тәмамлаганнан соң, туган авылына укытучы булып кайта. Соңрак аны күрше авыл мәктәбенә директор итеп күчерәләр. 1940 елны армия сафларына хезмәт итәргә китә. Менә шунда хәрби эшләргә сәләтен күреп алалар да инде: Ригадагы хәрби училищега юллыйлар. 1941 елның 19 июнендә аны бер төркем иптәшләре белән чик буена күчерәләр, чөнки немецларның һөҗүм итәргә мөмкин икәнлекләре турында хәбәр килеп җитә, әзерлек башлана. Курсантлар окоп казыйлар, канкоеш буласына беркем дә ышанып бетми. Тик сугыш башлана. Даян өчен беренче көннәр бигрәк тә куркыныч була. Ил өстенә бомбалар ташлау өчен бертуктаусыз самолетлар оча, танк өере өстеңә килә, янәшәдә генә пулялар сызгыра, иптәшләрең үлем ачысыннан сыкрап ята… Дүртенче көн дигәндә, Даян да яралана, аны иптәшләре сугыш кырыннан алып чыгалар. Әмма хәле авыр булганлыктан, госпитальгә илтеп җиткерә алмыйлар. Дошман кулына эләкмәс өчен, ул иптәшләреннән гомерен өзүләрен үтенә. Әмма бу адымга беркем дә бара алмый, Даянны урман юлы янәшәсендәге канауда калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Ике көннән егет аңына килә, ярдәм сорап кычкыра, аны бер латыш крестьяны күреп алып, табиблар янына илтә. Бераз хәл кергәч, Даян үз иптәшләрен куып җитәргә омтыла, тик фронт сызыгы инде бик ерак була.

Әмма бу аңа һич кенә дә фашистларга каршы сугыш алып барырга комачауламый. Ул «Ватан өчен!»  дип аталган партизаннар отрядына керә. Батыр һәм курку белмәс икәнлеген күреп, инде беренче операциядән соң ук аны взвод командиры итеп билгелиләр. Озак та үтми, Даян кабат яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң аны диверсантлар әзерләүче мәктәпкә укырга җибәрәләр. Мәктәпне тәмамлагач, дошман өненә разведчик булып китә.

Дошман өнендә

Даян Мурзин «Идел-Урал»  дип аталган Төркестан легионы составына керә. Анда агент булып, кирәкле мәгълүмат җыя. Разведчикның төп бурычы – яшерен агитация үткәреп, легион составын таркату. Нәтиҗәләр күзгә күренерлек була: Мурзин тырышлыгы белән легионерларның күбесе Кызыл Армия ягына авыша.

Бу хәлләрдән соң Даян Мурзинның сәләтле агент булуында бернинди дә шик калмый. Аны диверсантларның халыкара мәктәбенә күчерәләр. 1944 елның җәендә инде ул дошман басып алган территорияләрдә интернациональ партизаннар отряды белән командалык итә. Ул вакытта аңа бары тик 23 яшь, бригадасындагы бер мең кешенең яртысы аннан ике тапкыр өлкәнрәк була.

Диверсантлар мәктәбендә разведчикка сакал үстерергә киңәш итәләр. Бу өлкәнрәк һәм олпатрак күренү өчен кирәк була. Аның сакалы куе һәм сумала кебек кара булып үсә. Шуннан соң аңа «кара генерал» дигән кушамат тагыла да инде. Ул сакалын ел ярымнан соң, сугыш тәмамлангач кына кырып ата, иптәшләре аның яшь кенә бер малай икәнлеген күреп, бик гаҗәпләнәләр. Әмма бу «малай»га көрәш кырында тиңнәр табылмый. Ул оештырган партизаннар отрядында руслар, инглизләр, итальяннар, французлар, чехлар, словаклар, шул исәптән немецлар да  була.

Баш бәласе

Даян Мурзин фашистлар өчен баш бәласенә әйләнә. Чөнки ул җитәкләгән бригаданың кайчан кайда һөҗүм ясаячагын һич кенә дә фаразлый алмыйлар. Шулай бервакыт бригада 18 самолет белән фашист аэродромын кулга төшерә. Дошманның ничек ачуы килмәсен инде! Мурзин бригадасы исәбендә 19 юкка чыгарылган танк, ике йөздән артык автомобиль, 20гә якын тимер юл үтә торган күпер була, 250гә якын фашистны әсирлеккә алалар. Бригада элеккеге совет генералы Андрей Власовны да кулга төшерә. Хыянәтчене сорау алу һәм җәза бирү өчен  совет командованиесенә тапшыру Даян Мурзин өчен намус эше була.

Генерал

Фашистлар Мурзинның «һөнәрләре» турында шактый белсәләр дә, бу хакта командованиегә җиткерергә ашыкмыйлар. Тик Гитлер бу талантлы диверсант турында ишетә. Эш болай була. Бервакыт шулай фюрер басып алынган территорияләр буйлап сәяхәт итәргә карар кыла. Шул җәһәттән бронепоезд әзерләргә кушыла. Әмма яраннары мондый сәяхәтнең бик куркыныч икәнлеген, исән калуга гарантия бирә алмауларын җиткерергә мәҗбүр булалар. Сәбәбе – поездларга һөҗүм итүче партизаннар бригадасы. Ул вакытта Мурзин майор званиесендә, бригада командиры була. Фюрер яраннары ниндидер бер майорның шундый эшләргә осталыгы турында сөйләргә яхшысынмыйлар. Менә шул вакытта «кара генерал» кушаматы бик ярап куя. Гитлерга Мурзинны грузин, генерал, кара сакал йөртә дип җиткерәләр. Нәтиҗәдә дошман арасында диверсантның абруе бермә-бер үсеп китә. Шушы хәлләрдән соң фюрер Даян Мурзинны «кара» исемлеккә кертә дә инде, аның башы өчен ике миллион марка бүләк вәгъдә ителә. Эзләү эшләре өчен немец диверсанты Отто Скорцени җитәкчелегендә махсус подразделение төзелә. 1944 елның көзендә аны камап алырга телиләр. Мурзин һәм берничә сугышчы Үзәк комитет вәкиле белән очрашуга бара. Бу хакта дошманга мәгълүм була. Фашист автоматчылары юлга аркылы төшеп, исән килеш алу нияте белән, аның аякларына аталар. Мурзин елгага сикерә. Эзәрлекләүдән качып, ярга чыга, урманчы йортына юлыга. Урманчы аны, яраларын эшкәртеп, аю өненә урнаштыра. Урманда немецлар өерләре белән йөриләр. 15 метр ераклыкта гына печән яндыралар, этләр гел өн тирәсендә әйләнә. Әмма хайван исе кешенекенә караганда көчлерәк була, күрәсең. Аю өнендә совет офицеры ята дип, башларына да килми. Соңыннан иптәшләре аны куркынычсыз урынга күчерә. Ә Гитлерга, Мурзин отряды белән юк ителде, дип хәбәр итәләр. Тик ике миллион марка бүләк алучыларның шатлыклары озакка бармый. Мюллер кулга алынгач, ялганнары тотыла. Немец офицерын кулга алырга разведчикка җирле халык ярдәм итә. Бер партизанның туганы бай өендә хезмәтче булып эшли, аларга Мюллер да кергәләп йөри икән. Калганы инде Мурзин өчен техника эше генә була.

Сугыштан соң

Гомумән алганда, Даян Мурзин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 86 медаль һәм орден белән бүләкләнә. Әйтергә кирәк, аларның күбесе СССРныкы түгел. Геройга Алтын Йолдыз да бирелми. Чехиядә Даян Мурзин исемендәге урам бар, аңа бронзадан һәйкәл куелган. Чехословакия Герое дигән исем дә бирелә.

Даян Мурзин 2012 елның 9 февралендә 91 яшендә бакыйлыкка күчә. Туган илендә әллә ни данга күмелмәсә дә, сугышта сәламәтлеге нык какшаса да, ул югалып калмый, тыныч тормышта да үз урынын таба: Башкортстанда эчке эшләр министры урынбасары вазыйфасын алып бара. Радист булып эшләгән хәләл җефете белән сугыш елларында ук танышкан булалар. Туганнары, авылдашлары әйтүенчә, бу гаилә бик матур гомер кичерә. Бабалары сугыш турындагы истәлекләрен сөйләргә ярата, балаларын, оныкларын Ватанны яратырга, булганның кадерен белеп яшәргә өнди.

P.S. Быел 2 декабрьдә Даян Мурзин белем алган Кушнаренко көллияте территориясендә Герой истәлегенә бюст куелды.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү