Төнге клубтагы атышта 5 кеше яраланган

Әлеге фаҗига Курскидагы «Карамель» клубы янында булган.

Курск районы полициясенә клубта кичке унбердә атыш булуы турында хәбәр килеп ирешә. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм хокук сакчылары кичекмәстән килеп җиткәннәр. Атыш нәтиҗәсендә биш кеше җәрәхәтләнгән. Хәзер билгесез җинаятьчене эзлиләр.

Бу хәл клубка кергәндә килеп чыккан низаг аркасында булган. Ир сак хезмәткәрләре ягына травматик пистолет белән аткан һәм нәтиҗәдә биш сакчы яраланган.


Фикер өстәү