Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Юлия Кариева белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты, Татарстанның яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Юлия Кариева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Юлия Кариева Россия Президенты Владимир Путин белән Яшь галимнәр конгрессы кысаларында очрашты. Әңгәмә барышында Юлия Кариева социаль ипотека һәм торак сертификатлары алганда галимнәрнең казанышларын исәпкә алырга тәкъдим итте. Әлегә бу ярдәм чараларыннан мохтаҗ дип танылган белгечләр файдалана ала. Шулай ук ул әлеге программаларны Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы оешмаларга киңәйтергә тәкъдим итте.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Юлия Кариева яшь фәнни белгечләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр турында җентекләп фикер алыштылар. «Бу – бик мөһим һәм актуаль тема. Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Сезнең тәкъдимнәр игътибар белән эшләнәчәк», — дип өстәде Татарстан Президенты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына Юлия Кариевага тәкъдимнәр буенча беркетмә әзерләргә кушты.

Шулай ук Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.


Фикер өстәү