Эчкечелекне дәвалый торган даруның коронавирусны җиңүе ачыкланган

АКШның Гарвард медицина мәктәбе һәм Бостон балалар хастаханәсе белгечләре эчкечелектән дару – дисульфирам препаратының коронавирустан котылуга ярдәм итүен билгеләгән.

Сырхауларны әлеге дару белән дәвалаганда, COVID-19 инфекциясеннән үлем-китем очраклары 34%ка кими икән, дип хәбәр итә “Известия”.

Дару, аксым күзәнәкләренең ялкынсынуын киметеп, чиргә азарга ирек бирми икән.


Фикер өстәү