Әти-әниләре малын бүлешкәндә низагка кереп абыйсын үтергән Марат: Барлык мал-мөлкәтемне аңа бирер идем

Лаеш районы судында озак еллар эшләүче Алсу Яруллина сүзләренә караганда, якын туганнар арасында мал-мөлкәт бүлешү, мирас мәсьәләсендә килеп чыккан үзара низаглар саны арта.

– Әти-әниләре мәрхүм булганнан соң, Казан читендәге җир кишәрлеген бүлешә алмыйча, озак вакытлар суд юлын таптаучылар да, фатир, машина кебек кыйммәтле әйберләрнең кемгә тиеш икәнен ачыклый алмыйча, дошманлашып беткән туганнар да аз түгел, – ди  Алсу Яруллина.

Дошманлашу бер хәл. Яшел Үзән районының Малые Ключи бистәсендә яшәүче бер ир-ат  мираска тизрәк хуҗа булып алу ниятеннән әтисен явызларча кыйнап үтерә. Эзне югалту өчен үзенә гомер бүләк иткән, тәрбияләп үстергән кешенең гәүдәсен якындагы урманга алып барып яндыра.

Хәрам мал зыян китерә

Казахстанның Мамлютка шәһәрендә туып-үскән, соңгы елларда Лаеш районындагы Сокуры бистәсендә яшәүче Марат Шәфыйков әти-әнисеннән калган ике катлы коттедж, өч бүлмәле фатир һәм башка мал-мөлкәтне абыйсы Самир белән бүлешмәс өчен, елдан артык дәвам иткән үзара ызгыш-талашларның берсендә кулына пычак ала. Тәртипле, җитеш гаиләдә яшәгән, югары белемле ир-атның үз туганына карата шундый адымга бара алуына әле дә ышанып булмый, ди Маратны белүчеләр. Куркыныч вакыйга Шәфыйковлар нәселен икегә бүлгән. Берәүләр озакка сузылган низагта Маратны гаепләсә, икенчеләр гаеп атта да, тәртәдә бар, димәкче.

Шәфыйковлар гаиләсеннән судта катнашучы бердәнбер кеше – Самирның тормыш иптәше әйтүенчә, бертуганнарның тормышларыннан һич кенә дә зарланырлык булмаган. Һәр икесенең Казан үзәгендә фатирлары, шәһәр читендә шәхси йортлары, чит ил машиналары, дистәләрчә миллион сумлык башка мал-мөлкәте бар. Ел саен дөньяның төрле илләренә сәяхәт кылу, гаиләләре белән иң яхшы ял йортларында сәламәтлекләрен ныгыту алар өчен гадәти хәл була.

– Әти-әни (урыннары җәннәттә булсын!) улларына яхшы тәрбия бирергә тырышты. Соңгы көннәренә кадәр кулдан килгәнчә безгә ярдәм итеп яшәделәр. Әни дини кеше иде. Әтиебезнең аракы белән сату итүен, алыпсатар булуына йөрәге әрнеде. Хәрам малның гаиләгә күңел тынычлыгы алып килүенә дә ышанмады, – ди мәрхүмнең тормыш иптәше Сәлимә ханым.

Хәрам дигәч тә, сүз ниндидер урлашу, талау кебек хәлләр турында бармый, билгеле. Җиңелрәк юл белән, аеруча хәмер сатып зур күләмдә керем алуга каршы була ике бала анасы. Әти-әнисе кылган гөнаһлар өчен балаларына җавап бирергә туры килүдән курка. Үзгәртеп кору шаукымы Казахстандагы башка милләт кешеләрен урыныннан кузгаткан еллар була ул. Татарстанда туып-үскән Гамир да туган якларына кайтып төпләнү турында хыяллана. Хатыны Сафураның уе да шулай – аеруча табиблар һава алыштырырга киңәш иткәннән соң, икесенең дә теләкләре бер була.

Бирәм дисә колына, чыгарып куя юлына дигәндәй, җае да килеп чыга. Татарстанда яшәүче бер гаилә Казандагы фатирларын алыштырырга теләп газетада игълан урнаштырган. Сөйләшә торгач, шактый күләмдә өстәмә акча түләп, ике гаилә уртак килешүгә ирешә.

Сәүдә техникумын тәмамлаган Гамир ага Казахстаннан күченеп кайтуга Казанның сәүдә базасына эшкә урнаша. Мамлютка районында кулланучылар җәмгыятендә директор урынбасары булып тәҗрибә туплауның файдасы тими калмагандыр. Бер елдан үз эшен башлап җибәрә.

– Ул еллар – бәяләрнең еллап түгел, көнләп үзгәргән чагы. Әтинең: «Вексельгә күпләп товар алып, башка төбәкләргә сатып, шактый акча эшлим», – дигәнен хәтерлим. Хуҗалыклар хезмәт хакы түләү өчен банк вексельләрен ярты бәясенә биргән чак. Бу – икеләтә файда китерә. Вексельгә товар алганда икеләтә файда кала. Өстәвенә сатканда үз процентларыңны кушасың. Әти чемодан тутырып, өйгә акча алып кайта иде, – дип искә ала Сәлимә ханым.

Сәүдә эшенә бер-бер артлы Марат белән Самир да кушылып китә. Ике туган ярыша-ярыша акча эшли. Тик еллар гына үзгәреп китә. Гаиләгә бер-бер артлы кайгы килә. Баштарак озакка сузылган авырудан соң әниләре үлә. Берничә елдан юл фаҗигасендә әтиләре якты дөнья белән хушлаша. Канатсыз калган кошлар сыман, ике туганның да сәүдә эшләре кыенлашканнан-кыенлаша. Хәтта кибетләрен дә сатарга туры килә. Нәфесләре генә элеккечә кала.

– Булган саен күбрәк кирәк булды шул. Гөнаһлы кәсепнең нәселебез тамырына балта чабасын кем уйлаган? – дип өзгәләнә киленнәре.

Исән булса, бар малымны бирер идем

Ике туганның күгендә кара болытлар айлап түгел, көнләп куера. Соңгы елларда бар өметләре – әти-әниләреннән калган ике катлы коттедж, өч бүлмәле фатирны сату. Әмма булган мал-мөлкәтне гадел итеп бүлешәсе урында, кемгә күбрәк өлеш тияргә тиешлеге турында бәхәс, ызгыш-талаш елдан артык дәвам итә. Туганнар берсен-берсе күралмаслык хәлгә килеп җитә.

Фаҗига буласы көнне алар очраклы рәвештә гаражда очраша. Һәр икесе дә аны үзенеке санаганга, ачкычлар икесендә дә булган, күрәсең. Гөнаһ шомлыгына, Марат абыйсы белән очрашканчы гараж күршеләре белән шактый салып та алган. Судта: «Ничек итеп кулыма пычак алуымны хәтерләмим», – диюе дә шуңа бәйле булса кирәк.

Югыйсә Самир да энесенең нинди хәлдә булуын күргәндер. Тик әйтәсе сүзен әйтми калмаган. Гараж күршесе Рифкат Шәрипов сүзләренә караганда, беренче булып сугып җибәрүче дә ул була.

– Күкрәгендә кан күргәч, аптырап киттем. «Ашыгыч ярдәм» машинасы да тиз килеп җитте. Җәрәхәт йөрәк янына туры килгән, диделәр. Самир хастаханәгә барганда үлгән, – дип искә ала Рифкат Шәрипов.

Марат Шәфыйков кылган гамәле өчен барлык туганнарыннан гафу үтенде. Күз яшьләре аша берничә тапкыр: «Абый исән булса, барлык мал-мөлкәтемне аңа бирер идем», – диде. Тик ни хәл итәсең, терсәк якын да бит, тешләп булмый.

Тикшерү органнары вакыйгалар барышын энәсеннән җебенә кадәр ачыклаганнан соң, Марат Шәфыйков абыйсын үтерүдә гаепле дип табылды. Лаеш районы суды Марат Шәфыйковның беренче тапкыр җинаять кылуын, ике кечкенә баласы барлыгын, кылган гамәленә чын күңелдән үкенүен исәпкә алып, Россия Федерациясенең 105 маддәсе нигезендә каты режимлы колониядә тоту шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Depositphotos

 

 

 


Фикер өстәү