Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты.

Видеоэлемтә рәвешендә узган җыелышта депутатлар, төбәкләрнең башкарма хакимият органнары, законнар чыгару җыеннары вәкилләре социаль әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Аерым алганда, социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү, шулай ук коронавирус инфекциясе таралу шартларында ерактагы, юлсыз районнарга йөкләр ташуны оештыру турында сүз барды. Утырышта Дума Рәисе урынбасары Ирина Яровая кайбер тәкъдимнәр белән чыкты. Ул, аерым алганда, медицина оешмалары арасында сырхау турында мәгълүматлар алышу һәм диспансеризация нәтиҗәләре буенча бушлай белешмәләр алу мөмкинлеген күздә тотуны тәкъдим итте.

Россия Президенты кушуы буенча, 2025 елга социаль хезмәтләрнең 80 проценты электрон рәвештә күрсәтеләчәк. Федераль дәрәҗәдә социаль һәм медицина хезмәтләренең яңа стандартлары булдырыла, алар төбәкләргә дә үтеп керәчәк.

Россия Закон чыгаручылар советы – Федераль Җыен каршындагы киңәшмә органы. 2012 елның маенда, законнар чыгару эшчәнлеген килештерү, Дума, Федерация советы һәм төбәкләрнең законнары чыгару җыеннарының контрольлек вәкаләтләрен камилләштерү максатыннан гамәлгә куелды.


Фикер өстәү