Яңа ел каникулларында “Билал” мөселман мультфильмы күрсәтелә башлый

Яңа ел каникулларында “Хозур ТВ” каналында татар телендә “Билал” мөселман мультфильмы күрсәтелә башлый.

 “Билал” тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимацион фильмы дөньяның 11 телендә дөнья күргән инде.

Тәрбияви яктан әһәмияте әйтеп бетергесез. “Хозур ТВ” каналы җитәкчелеге дә, мультфильм геройларын тавышландырган артистлар бер тавыштан әнә шулай ди.

“Хозур ТВ” “Билал”ның рус телендәге вариантын күрсәткән инде. Татарчага ул нәкъ менә рус теленнән тәрҗемә ителгән. Бу эшкә 15 белгеч тәрҗемә ителгән. Дубляж 4 ай дәвамында эшләнгән. Мультфильмны артистлар Әбри Хәбриев, Алмаз Сабирҗанов, Зөлфәт Зиннуров, Резеда Сәләхова, Илдар Кыямов, 2 номерлы Татар гимназиясе укучысы, 9 яшьлек Аслан Миргаязов тавышландырган.

Билал – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе, ул берничә сугышта катнашкан, динне таратуда күп өлеш керткән шәхес. Гаҗәеп гүзәл, моңлы тавышы белән ул Ислам һәм төнья тарихына җәмәгать намазына чакырган беренче мөәззин буларак кереп калган.

“Хозур ТВ” телеканалының баш мөхәррире Исмәгыйль Гыйндуллин сүзләренә караганда, “Билал” мульфильмы – дөньякүләм анимация дөньясында билгеле проект. Аны әзерләү өчен режиссерларга җиде ел кирәк булган. “Голливудта төшерелмәсә дә, Дисней мультфильмнары белән ярыша алырлык анимацияле фильм дип бәяләнгән ул”, – ди баш мөхәррир.

Мультфильмны тавышландырган артистлар әлеге проектның бала тәрбиясенә искиткеч зур өлеш кертүен ассызлыйклый. Танылган журналист Илдар Кыямов фикеренчә, әлеге мультфильм балаларга әхлакый тәрбия бирә. Эш барышында кайбер мизгелләрдә үзенең дә күңеле йомшаруын яшермәде ул. “Анда гомумкешелек сыйфатлары салынган, алар барысы да дингә нигезләнгән”, – ди Илдар Кыямов.

Әбри Хәбриев мультфильмда дүрт образны, шул исәптән Билал образын да тавышландырган. Бу эштә иң авыры дип экранда геройларның әйткән сүзләрен авыз ачу рәвешләренә туры китерү һәм образларның холкын тавыш ярдәмендә күрсәтүне атый ул. “Баланың әлеге мультфильм аша ислам дине турында беренчел мәгълүмат бирүе дә игьтибарга лаек”, — ди ул. Билалның бала вакытын тавышландырган Аслан Миргаязовка геройның курыкмас булуы ошаган.

“Билал” мультфильмы киләсе елның 1 гыйнварында экранга чыгачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү