Кулда сакламау хәерле: акча алышынамы?

Акча алышына икән! Елның-елында декабрь аенда халык арасында шундый сүз тарала. Бу көннәрдә дә күпләр әнә шул хакта баш катыра. Яңа елдан нәрсә көтәргә?

Халык арасында уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бүген ил халкының өчтән бере (34 процент) Яңа елдан соң акча алышыначак, дип курка. Бу төркемгә кергән респондентларның күпчелеге бәйрәмнән соң сум очсызланачак, доллар 81–82 сумга, евро 92 сумга җитәргә мөмкин дип фаразлый. Икътисад тармагында кайнаган белгечләрнең дә күбесе бу фараз белән килешә. «Альфа-банк»ның баш икътисадчысы Наталья Орлова сүзләренә караганда, яңа ел башыннан сум берничә фактор аркасында кыйммәтен югалтырга мөмкин. «Омикрон» штаммы барлыкка килү сәбәпле, пандемиянең яңа дулкыны башлану, нефть котировкалары төшү, Россиянең финанс тармагына карата яңа чикләүләр кертү аркасында, Яңа елдан соң сум бик нык очсызланырга мөмкин. Шулай да доллар 100 сумга кадәр үк җитмәс дип уйлыйм», – дип фаразлый белгеч.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов әлегә икътисадта акча алышынырга сәбәпләр юк, дигән фикердә.

– Акча, инфляция бик нык үсеп, безнең акча бик нык арзанайса, аның массасын йөртергә уңайсыз була башласа, алышына. Якын арада инфляция үсеше якынча 7,5–8 процент чамасында булыр дип көтелә. Бу куркыныч сан түгел. Аннары пандемия вактытында икътисадта да әллә ни үсеш юк әле. Мондый шартларда халкы турында уйлаган хөкүмәт мондый адымга бармас дип уйлыйм, ­ – ди белгеч.

Илгизәр Гайнетдинов акча алышыну турында имеш-мимешләр таралуның башка сәбәбен дә атый. Шул рәвешле халыкны куркыту банклар тарафыннан махсус уйлап табылган хәйләкәр алым да булырга мөмкин дип саный ул.

– Акча алышына икән, дигән сүзләр йөри башлауга, халык: «Кулдагы акчаны нәрсә эшләтергә икән?» – дип баш вата башлый бит. Акча алышынса, юкка чыгар дип курка. Бу банкларга бик кулай. Кешенең өйдә саклаган акчасын үзләренә китерүен телиләр, – ди ул. – Кулында азмы-күпме җыелган акчасы булган кеше аны фатир, кыйммәтле кирәк-ярак, көнкүреш техникасы алуга тота ала. 7–8 процентлы файдалы кертем вәгъдә итә торган ышанычлы банк табып, артык акчаны шунда сакласаң да хәерле. Билгеле булганча, физик затларның 1,4 миллион сумга кадәрге кертемнәре иминиятләштерелә, ягъни ул-бу була калса, бу акча кертемчегә кире кайтарылачак.

Сүз уңаеннан, белгечләр киләсе елның көзенә илдәге банкларның 8 проценты ябылырга мөмкин, дип фаразлый. «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, узган ел Россиядә барлыгы 45 банк ябылган. Шуларның 32се Үзәк банк тарафыннан бирелгән лицензиясеннән колак каккан, 7се үз теләге белән эшчәнлеген туктаткан, 6 банк башка оешмага кушылган.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү