«Без һәр зарны ишетәбез. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый»

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең күбесе «Безнең ишегалды» программасы кысасында йорт тирәсендәге юлларны яхшыртуны сорыйлар икән. Сукмак булмасын – тротуар кирәк, чирәм үсмәсен – асфальт җәегез. Халыкның тәкъдим-үтенечләрен күздә тотып, киләсе елда ишегалларында ниләр булачагын хәл итәләр дә инде.

2021 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1078 ишегалды төзекләндерелгән. Моңа 8 млрд сум акча сарыф ителгән. Киләсе елда күпме ишегалдында эш барачагы әлегә билгеле түгел, быелга караганда күбрәк булыр дип планлаштырыла. Район хакимиятләре тәкъдим иткән исемлек әлегә расланмаган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

– «Безнең ишегалды» программасы эшли башлаганнан бирле, 6923 ишегалды тәртипкә китерелде. Республикада 2 миллионга якын кеше төзекләндерелгән ишегалларында яши, – ди Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. – Халык үтенече буенча, без юлларга өстенлек бирәбез. Аеруча  тротуарларга игътибар зур. Ник дигәндә, бу юллар халыкны үзенә кирәкле социаль әһәмияткә ия урыннарга алып чыга. Ут куюны сораучылар да күп. Шуны истә тотып, 2021 елда 6 меңнән артык яктырту баганасы куйдык.

«Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова әйтүенчә, һәркем үзе яшәгән урынның нинди буласын сайлый ала. Сайлау гына түгел, башкарачак эшләр белән танышып, аннары аларның үтәлешен контрольдә тота.

– 2022 елда төзекләндереләчәк  200 ишегалдын халык ярдәме белән сайладык. Моның өчен https://dvor.tatar сайтында керергә кирәк. Исемлекне документлар бүлегендә табып була. Республикада яшәүче кешеләр үз ишегалды әлеге программага кертелсен өчен тавыш бирде, – ди Венера Камалова.

Әлеге сайтта шулай ук халыкның фикерен дә белешкәннәр. Ишегалдына бәйле сораштыру үткәргәннәр. Баксаң, катнашучыларның 92 проценты күпмедер вакытын ишегалдында уздыра икән. Кешеләрнең 67 проценты урамда җәяү йөрергә яратканын әйткән. 16 проценты – бала белән йөрергә урын кирәген, 24 проценты 3 яшькәчә балаларга  уңайлы зоналар юклыгын җиткергән.

– Яшь әниләрне аңлап була. Дөрестән дә, ишегалдындагы җиһазлар 3 яшьтән зуррак балалар өчен куела. Шуңа да киләчәктә бәләкәчләр өчен комлык булдыруны күз алдында тотабыз. Сораштырулардан күренгәнчә, халыкның 31 проценты урамнарның караңгы булуыннан, 27 проценты ишегалдында машиналар күплектән зарлана. Әлеге үтенеч бик күпләрне борчый. Кайчак каршылыклар булса да, уртак фикергә килеп, без аны да хәл итәбез. Кеше машинасын тиешле урынга куярга тиеш. Яшеллек өстендә, тротуарда калдыру дөрес түгел. Без һәр зарны ишетәбез. Бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый, – ди Венера Камалова.

Халык үз фикерләрен сайт аша гына түгел, 8(800) 275-20-20  номерына шалтыратып, шулай ук социаль челтәрләрдә дә калдыра ала. Узган ел «кайнар элемтә»гә 16 мең мөрәҗәгать килсә, быел 12 мең кеше шалтыраткан. Социаль челтәрләр аша көненә 40–44 хәбәр килә икән. Төзекләндереләсе ишегаллары исемлеге да халык шикаятьләреннән чыгып төзелә. Әмма гел зар гына түгел, рәхмәт сүзләрен дә еш әйтәләр. Аеруча Зәй, Әлмәт, Азнакай, Мөслим районнарыннан күп икән андый җылы хәбәрләр. Венера Камалова тагын шунысын да әйтеп үтте: ишегаллары төзекләндерелгәч, шул тирәдәге фатирларның бәяләре дә арткан икән.

 

 «Безнең ишегалды» программа кысасында башкарылучы эшләр:

– юл, тротуарлар төзекләндерелә;

– эскәмияләр, чүп савытлары куела;

– ут яктырткыч баганалар төзекләндерелә яки яңалары куела;

– балаларга уен һәм спорт җиһазлары куела;

– каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдырыла яки яңартыла.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү