Блогер Альбина Фазлыева: Киемнәр сатуым акча өчен түгел

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче блогер Альбина Фазлыева үз кием коллекциясен булдырып, бер ел эчендә ике кибет ачты. Күңелендә күптәннән йөрткән теләге мөселман хатын-кызларын матур итеп киендерү була аның.  

– Дәү әнием гомер буе тегү текте. Минем балачагым аның белән узды. Андагы иң матур сыйфатларны үземә алганмын мин. Хәер, безнең дәү әнинең килмәгән җире юк иде. Язмышы да аяныч булган үзенең.  Ире бик иртә үлгәч, биш баланы ялгызы аякка бастыра ул. Бар юанычы тегү машинасы була. Ул кешеләргә заказга гына тегеп калмый, киемнәрне күпләп әзерләп, башка авылларга да барып сата. Гомере буе кешегә хезмәт итеп, алардан рәхмәт сүзләре ишетеп яшәде, – дип искә ала Альбина.

Оныгы да әбисе һөнәрен дәвам итә. Баштарак үз гаиләсенә, туганнарына, якыннарына тексә, соңрак социаль челтәрләрдә үз эшен халыкка күрсәтә башлагач, башка районнардан да сорап килә башлыйлар. Милли киемнәр сораучылар артып китә. Башта ул үзенең коллекциясен тегә. Бу киемнәрне халык шулкадәр ошата, күлмәкләр ике көндә сатылып бетә. Шуннан соң ире Алмаз, әти-әниләре белән киңәшеп, кибет ачарга булалар.

– Ике як әти-әни дә ризалык биреп, догалар укып торгач, күңелем тыныч, эшләр дә уңышлы бара, – ди ул. – Әмма иң зур терәгем – ирем. Алмаз кебек кеше башка юктыр. Хыялый хатын-кызлар күп ул. Аларның теләген тормышка ашыручы ирләр сирәк. Алмаз миңа һәрвакыт ярдәм итә. Дөрес, «Инстаграм»да аның бар эшен төшереп куя алмыйм. Ул теләми. Бөтен кеше дә блогер булып бетә алмый бит инде. Без бар эшне бергә эшлибез. Хәтта күлмәкләргә чигәсе милли бизәкләрне дә ирем белән киңәшеп сайлыйбыз. Иремнең куллары алтын. Остаханәсендә әллә ниләр ясый. Тик моны кешегә күрсәтүне яратмый, кирәк санамый. Мин исә аның бу адымын хөрмәт итәм. Шуңа да аны бик төшермәскә тырышам.

Альбина беренче кибетен Балтачта ачты. Әлеге кибеткә Чүпрәледән, Ульян якларыннан да килүчеләр булган. Шуннан соң күңелләрендә тагын бер теләк туа. Ерак арадан килүчеләрне кызгана алар. Җитмәсә, алар килгәндә йә сайлаган күлмәкләренең башка төсе була, йә үлчәме җитми. Уйлашалар да Казанда кибет ачарга булалар. Монда инде хәтта Уфадан да килүчеләр бар икән.

–  Бездә элек матур итеп киеним дисәң, ачык төсләрдәге күлмәкләр табып булмый иде. Аеруча мөселман кызларына кием сайлау мөмкинлеге булмады. Чит илләрдән кайткан капчык шикелле, кара төстәге киемнәр безгә туры килеп бетми. Шуңа да үзебезгә хас миллилекне саклап, башкачарак киемнәр тегәсе килде. Шөкер, күлмәкләрне яраталар. Сатып алучылар белән интернетта аралашам. Әлегә кадәр тискәре сүзләр әйтүче булмады. Күңелемне үсендереп рәхмәт кенә укыйлар, – ди ул.

Альбина, кешене кием генә бизәми, аның күңеле чиста булырга, ул кеше әдәп-әхлакны белергә тиеш, дигән фикердә.

– Киемнәр сатуым акча өчен түгел. Безнең халык сыйфатка игътибар итә. Шуңа да иң яхшы тукымалар алам, иң оста тегүчеләрне табам. Иң мөһиме – ышанычны акларга, югалтмаска кирәк. Затлы кием кигән кеше үзен хөрмәт итәргә, башкалардан хөрмәт иттерергә тиеш дип саныйм. Моның өчен үрнәк булырга кирәк. Елмаеп, нур чәчеп, башкаларны үзенә тартып торырга тиешсең, – ди ул. – Мин кешеләргә рәхәтлелек бирүдән тәм табам. Үземне милләтемә хезмәт итәм дип саныйм. «Инстаграм»да татарча блог алып баруыма, хатын-кызларны матур итеп киендерә алуыма сөенәм. Күпләрнең ирләре дә, син шундый матурайдың, дип әйтә икән. Менә бит! Безнең хезмәт бушка китмәгән. Дөньядагы иң зур бәхет – кешеләргә хезмәт итү. Уйлап карагыз әле, кояш та хезмәттә. Ул да җирне яктырта. Без дә башкаларны сөендерүебезне дәвам итәргә тиеш.

Альбина, кешеләр белән ихлас, гади булырга кирәк, ди. Хәтта сатучыларына да, сез кием генә сатмыйсыз, кешегә матурлык өләшәсез, киңәшләрегез, елмаюыгыз өчен Аллаһы Тәгаләдән савап аласыз, дип әйтеп куйган. Кибетләрдә татарча чиста итеп сөйләшүче кызлар эшли.

– Эшеңне бер җайга салгач, бар нәрсәгә дә өлгереп була. Иң мөһиме – теләк. Мин үз эшемне бик яратам. Күңелемә рәхәт, эштән ямь табам. Тормышка шөкер итеп туймаслык. Аллаһы Тәгәләгә рәхмәт, – ди ул. – Хатын-кызларның матур итеп киенеп йөрүе күзне иркәли. Без үз күлмәкләребез белән татарларның нинди затлы икәнен дә күрсәтәбез. Киләчәктә дә милләткә хезмәт итеп яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү