Авыллар да, «завклуб»лар да картая

Парламентның Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты бу атнада бик җитди мәсьәләләр карады. Мәдәният өлкәсендә «кадрлар потенциалы үсеше» хакында иде алар. «Потенция» – латин сүзе, безнеңчә, «мөмкинлекләр» була инде.

Бер уйлаганда, мөмкинлекләр җитәрлек кебек. Мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышыннан аңлашылганча, бездә мәдәният учреждениеләре җитәрлек. Татарстанда 173 музей, 18 театр, 19 концерт оешмасы, 2 филармония, 2 цирк, 1510 китапханә, 1917 клуб, 42 кинотеатр бар. Шуның өстенә һөнәри белем бирүче 9 оешма һәм өстәмә белем бирүче тагын 106 оешма бар икән. Җырда җырланганча, «уйнап-көлеп, җырлап-биеп» кенә яшисе инде. Мәдәният өлкәсендә 22773 кеше эшли икән. Шуларның 16522се – хатын-кыз, ирләр – 6251. Без тормышыбыз тоткалары гүзәл затлар булуына күнегеп барабыз инде. Ирләр мәдәнияткә хезмәткә ник йөгермиләр икән? Утырышта бу хакта тәгаен генә сүз чыкмады, әмма мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән булуына ишарә ясалды. Министр әйтүенчә, уртача хезмәт хакы 37,8 мең сум икән. Уртача сан – уртача сан инде ул, эшнең асылын төгәл күзалларга ярдәм итми. Минем, мәсәлән, авыл клубларында, мәдәният йортларында эшләүчеләрнең ярты ставкада «утырулары», 13–15 мең сум хезмәт хакы алулары турында ишеткәнем бар. Һәм, иң кызганычы, «завклуб»ларның кайберләре мөдир дә, җыештыручы да, сәнгать җитәкчесе дә. Сайлау вакытында алар «ялкынлы агитатор»лар да әле.

Тагын берничә сан китерик. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең 50,17 проценты югары белемле, 29,2% махсус урта белемле, калганнары – Ходай талант биргән кешеләр. Һәм рәсми мәгълүматлар буенча, авыл белән бергә «завклуб»лар да картая икән. Гомумән, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең 68 проценты 40 яшьтән узган, диделәр.

Күбрәк авыл турында язарга омтылуыбыз аңлашыладыр. Авыл – татарны, гореф-гадәт, йолаларны, мәдәни-рухи асылыбызны саклаучы урын. Шуңа күрә мәдәният белгечләренең, бигрәк тә яшьләрнең авылга кайтырга, ашкынып тормавы күңелне борчый. Комитет утырышы карарында Мәдәният министрлыгына муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән бергәләшеп мәдәният оешмалары өчен кадрлар әзерләүне камилләштерү кирәклеге турында язылган үзе. Әмма бу «сөйләштек тә таралыштык»ка гына әйләнеп калмас микән дигән шик тә туган иде. Утырышта катнашкан җитәкчеләрнең берсе – Дәүсовет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шикләрне таратты үзе. Әйткәннәрен сүзгә-сүз язмыйм, асылы болайрак: утырышта өстәгеләр генә сөйләде, күтәрелгән мәсьәләләрне җиргә төшеп, урынга барып җентекләп өйрәнү кирәк. Бу яктан алар комитет рәисе Айрат Зарипов белән бер сүздә иделәр. Утырышта күтәрелгән проблемаларны төптән өйрәнү һәм хәл итү юлларын тәкъдим итү өчен эш төркеме төзү кирәклеген әйттеләр. Ә проблемалар хәттин ашкан. Мәсәлән, профильле уку йортлары, аерым алганда, Н.Фешин исемендәге сәнгать училищесын тәмамлаучыларның 42,5 проценты гына үз белгечлекләре буенча эшкә урнаша. Укуларын дәвам итү өчен Мәскәүгә, Петербургка киткәннәр Казанга кире кайтырга бик ашкынып тормый. Ни өчен? Киләсе елга мәдәният өлкәсендә эшләү өчен 300 белгеч җитми, диделәр. Янә: «Ни өчен?» – диясе килә.

Инде килеп, Ирада Әюпова әйтүенчә, «мәдәният» дигән сүзне бик примитив аңларга ярамый. Бүген әлеге өлкәдә яңадан-яңа белгечлекләр барлыкка килә, яңа технология үтеп керә. Димәк, без заман чакыруына җавап бирергә әзер булырга тиеш. Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Дулат-Алеев, кадрлар әзерләү системасы турында җитди уйланырга кирәк, диде. «Бездә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләгәннәр өчен өч баскычлы белем бирү системасы бар. Ә аннан соң нишләргә? Әлеге яшьләрне хезмәт базарында ни көтә?» – диде ул. Сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова: «Сәнгати белем бирү хәзер бик ансат түгел, ул социаль-икътисади организм кебек», – дигән иде. Шушы организм яшәсен өчен нишләргә?

Без утырышта әйтелгән кайбер фикерләргә генә тукталдык, берсен тартсаң, икенчесе ияреп чыга. Кадрлар турында сүз күп булды. Ирексездән, совет чоры искә төште. Ул заманнарда максатчан укыту, юллама белән эшкә урнашу дигәннәре бар иде. Яшь белгечләргә эшләү, яшәү өчен шартлар да тудырылды. Үткәннәрдән яхшы якларны кире кайтару зыян итмәс иде.

Бүген: «Авылда кеше беткәч, клуб нәрсәгә иде ул?» – диючеләр дә бар. Моңа ничек җавап бирергә соң? Заманында оптимальләштерү шаукымы белән кайбер авылларда клуб ишекләренә йозак салдылар инде. Бер беткәнне кире кайтару  ай-һай кыен, хәтта мөмкин түгел эш.

Арчада яшәгән каләмдәшем Ильяс Фәттахов сөйләгәннәре искә төште әле. Бер елны Арчага Америкада яшәүче татарлар кайткан, Ильяс аларны озатып йөргән. Кардәшләребез авыл клубларын күреп сокланганнар, шатланганнар ди. «Безнең дә шундый йортыбыз бар, җыелышып сөйләшеп, җырлашып утырабыз, күңел ачабыз», – дигәннәр ди. Ул йорт клуб дип аталмый, әмма бар икән бит клуб вазыйфасын башкарган йорт. Иң алга киткән илләрнең берсе саналган Америкага ни хаҗәтемә кирәк икән мондый йортлар? Кыскасы, уйласаң, уелып китәрлекләр бар әле мәдәният өлкәсендә. Димәк, сөйләшүгә нокта куярга да иртәрәк.

Риман Гыйлемханов

Фото: tukay-museum.ru


Фикер өстәү