Даны олы – кабыргасы коры булмасмы?

2022 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсендә эшләүче мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы  уртача 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр артачак. Сер түгел, бүген мөгаллимнәргә дәресләрне арттырып укытырга туры килә. Әлеге яңалык укытучыларны ни дәрәҗәдә сөендергән? Акча белән эше дә артмасмы?

Укытучыга нинди ярдәм бар?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада 76 меңнән артык мәгариф хезмәткәре исәпләнә. Шуларның 36 меңе – укытучылар, 22,7 меңе – тәрбиячеләр. Калганнары өстәмә белем бирүдә, урта һәм һөнәри уку йортларында хезмәт куя. Бүген тәрбиячеләрнең уртача хезмәт хакы – 31,2,  укытучыларныкы – 36,7,  мәктәп директорларыныкы – 55,4, бакча мөдирләренеке 36,8 мең сумны тәшкил итә. Хезмәт хакыннан тыш, укытучыларга төрле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Анысы да әҗерсез түгел. «Безнең яңа укытучы», «Иң яхшы мәктәп директоры», «Иң яхшы методист» һәм башка грантлар тормышка ашырыла. «Безнең яңа укытучы» бәйгесе җиңүчеләренә өч ел дәвамында айга 8600–10000 сум акча түләнә. Укучылары  бөтенроссия  олимпиадаларында җиңгән, призер булган укытучыларга айга 10–40 мең сум өстәлә. «Авыл укытучысы» федераль программасы буенча авылга 11 укытучы кайткан. Башкортстаннан – 4, Кемероводан – 2, Оренбург, Киров, Чиләбе өлкәләре, Татарстан, Чувашиядән берәр укытучы Татарстан мәктәпләрендә белем бирә. Аларга берәр миллион сум акча бирелгән.

– Киләсе  елдан  укытучыларның хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителде. Бу кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник хезмәткәрләргә, мәктәп директорлары, урынбасарларга кагыла. Уртача алганда, оклад 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр арта, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Инстаграм»да узган  «туры элемтә» вакытында.

Өйгә ияреп кайта торган эш

Укытучылар арасында хезмәт хакыннан риза булучылар да, шул ук вакытта канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар. Бигрәк тә яшь укытучылар жәл. Ирләрне дә  аз акчага мәктәптә тотып булмый. Шуңа күрә башка өлкәләргә  китүләренә дә аптырыйсы юк. Акча аз, өстәвенә сыйныфтагы 35әр укучыны тыңлатырга, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел табарга кирәк. Эше дә өйгә  ияреп кайта торган.  Барысын да бизмәнгә салып үлчәгәч, андыйлар укытучылык эшен хупламый. Мисал өчен, Татарстанда физика, рус теле, математика, биология һәм химия укытучыларына кытлык. Мөгаллимнәрнең уртача яше – 44–45, 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар исә – 25 процент чамасы гына.

Теләче районының бер мәктәбендә математика дәресләре укыткан Гөлинә Галимбәкова  гаиләсе белән терлекчелек өлкәсендә үз эшен булдырган. Аның белән яшь укытучыларның мәктәптән китү сәбәпләре турында сөйләшеп алдык.

– Гыйнварда артачак акча күп түгел. Бу яшьләрнең хезмәт хакына әллә ни тәэсир итмәячәк. Алар болай да аз хезмәт хакы ала бит. Күпчелеге эш хакыннан канәгать булмаганга мәктәптән китә. Документ тутыру эше күп, үз фәнең белән шөгыльләнергә вакыт калмый. Күп кенә бәйгеләрдә катнашуны таләп итәләр. Анда катнашмый булмый. Ник дигәндә, хезмәт хакының баллар белән бәяләнә торган өлеше бар. Әти-әниләр һәм балалар проблемасын да әйтмичә булмый. Әти-әниләр балаларын әллә кем итеп күрә. Ә бит укымаган баладан даһи ясап булмый, – ди Гөлинә. – Яшьләрне кызыксындыру өчен акча күп кирәк. Әйтик, аена 25 мең сум ипотека түләүчеләр бар. Яшь белгеч моның кадәр акча аламы әле ул? 4–5 ел элек 15 мең  сум хезмәт хакына эшләдем. Хәзер дә арткан дип әйтә алмыйм. Мин белгән генә 3–4 яшь укытучы башка өлкәгә күчте, декрет ялында утыручы кайберләренең кабат мәктәпкә кайтасы килми. Тормышны алып барыр өчен бу акча җитми. Бер төркемдә укыган егет: «Әгәр өйләнсәм, бу акчага гаиләне ничек туендырыйм?» – дип, эштән  китте. Мин  исә үземә мәктәптән кызыклырак эш таптым. Элек гаиләгә вакыт калмый иде. Хәзер бу яктан проблема юк. Мине әле дә, берничә сәгать укытырга  булса да килмисеңме, дип чакыралар. Әгәр хезмәт хакы лаеклы булса, ризалашыр да идем, бәлкем. Әмма хәзер анда барып торудан файда юк. Әгәр  яхшы хезмәт хакы түләнсә, мәктәпләрдә укытучыларга кытлык булмас иде.

«Мәктәпләр әбиләргә калып бара»

– Хезмәт хакының артуын көтеп торабыз. Бүген укытучыларга 1,5 ставкага эшләргә туры килә. Бу кадрлар кытлыгына бәйле. Яшьләр мәктәпкә килергә ашкынып тормый. Бигрәк тә математика, информатика, физика фәннәре буенча укытучылар җитми. Соңгы вакытта укучыларны вузга максатчан программа буенча укырга җибәрә башладык. Классы булмаган педагог 20 мең сум ала. Өстәмә дәресләр укытса, акчасы 30 меңләп чыга. Укытучының эше күп, өенә дә ияреп кайта. Атнага 18 сәгать укыткан өчен 30 мең сум  түләнсә, укытучылар риза булыр иде, минемчә. Яшь укытучылар 14не  түгел, 30 меңне алса, эштән китмәсләр иде. Алар бит балаларны ярата, – диде Казанның бер мәктәбе директоры.

 Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева әйтүенчә, гадәттә укытучының акчасы арта дип, алдан бик шаулыйлар да, ул әллә ни күп артмый. Күбрәк «Даны олы  – кабыргасы коры» дигән мәкальдәгечә килеп чыга.

– Бу юлы  тагын ничек булыр? Хезмәт хакыннан канәгать дип әйтә алмыйм. Никме? Без инде яшь укытучылар түгел, категориябез дә, стажыбыз да бар. Дәресебез дә 18 сәгатьлек бер ставка гына түгел. Шуның белән уртача 25 мең сум тирәсе акча алабыз. Бүген моны зур хезмәт хакы дип мактанып булмый, – ди Лидия Пасыева. – Ә хезмәт юлын башлаган гына кешенең акчасы бигрәк тә аз. Яшерен-батырын түгел, мәктәп әбиләргә калып бара. Бу авылда да, шәһәрдә дә шулай. Әбиләр начар укыта димим мин, һич юк. Без дә – кайчандыр укучы булган кешеләр бит. Сүз дә юк, яшь укытучыны ярата идек. Безне укытканда өлкән укытучы дип кабул иткән укытучыларыбыз яшендә без хәзер. Яңа уку елын: «Быел мәктәпкә нинди яңа укытучы килер икән?»  – дип көтә идек. Хәзерге авыл балалары ул бәхеттән мәхрүм. Без укучы булган чорда «пенсиядәге укытучы» дигән кеше юк иде. Алар яшьләре җитү белән лаеклы ялга китеп бардылар. Яшьләр ник мәктәпкә килми? Монда, әлбәттә, акча мәсьәләсе беренче урында түгел. Беренчедән, кеше вуз бетереп кенә укытучы була алмый. Ул укытучы булып туарга тиеш. Икенчедән, укытучы якланмаган, мескен хәлдә. Җитәкчеләрнең: «Әти-әниләр һәрвакыт хаклы», – дигәнен ишетеп, шаккатканым бар. Алар һәрвакыт ничек хаклы булсын инде? Эш дәверендә мәгариф бүлеге җитәкчеләренең: «Гаебең булмаса да, әти-әнидән гафу үтен!»  – дип, укытучыны кыстаганнарын да күргән булды. Имеш, зурга китмәсен, имеш, җүләр белән җүләр булып булмый… Кәгазь боткасына да түзми яшь укытучы. Укучыларга кирәкмәгән регистрация, мең төрле тест, әллә нинди тавыш бирдертүләр, теге конкурс, мондый бәйге… Тынгысызлыкка түзми яшь белгеч, китә дә бара… Өенә эше ияреп кайтмый торган, ялы ял төсле булган эш эзли ул. Шуңа күрә акча арткач, яшьләр мәктәпкә агылыр дигән ышанычым юк.

Светлана Байкеева, «Ел укытучысы  – 2020» бәйгесе җиңүчесе:

– Бүген югары уку йортын тәмамлап, мәктәптә бер ставкага эшләгән, стажы, квалификациясе булмаган яшь укытучы минималь хезмәт хакы ала. Әгәр ул гаилә корырга җыена икән, әти-әниләр ярдәме булмаса яки  дәүләттән субсидия бирелмәсә, өстәвенә икесе дә укытучы булса, яшәргә  бик авыр булачак. Хәзер  педагоглар  ничек тә булса яшәр өчен бердән артык ставка алырга тырыша. Бу башка мәктәпләрдә укытучылар җитмәүгә дә бәйле. Дәүләтнең мәгарифкә игътибары арту сөендерә, әлбәттә.  Укытучыларның берсе дә әлеге акчаны артык димәячәк. Әмма кибетләрдә бәяләр ел саен  кыйммәтләнеп тора бит. Уртача  туклану кәрҗине күпмегә төшәр  һәм бу акча арту  ни дәрәҗәдә  үзен аклар икән? Монысы да мөһим.

Сорау – җавап

Ник  тигез түләмиләр?

Мин унбиш елдан артык укытучы булып эшлим. Шул ук вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын да башкарам. Үз теләгем белән түгел. Ләкин ул безнең мәктәптә ставканың 25 процентын, ә укыту эшләре буенча директор урынбасарыныкы 75 процентны тәшкил итә. Ни өчен ул һәрберебезгә дә тигез түләнми? Районыбызның күп мәктәпләрендә 50 процент итеп бирелә, хезмәт хакы да төрлечә. Шуны аңлатып бирүче юк. Минем өстә җаваплылык бик күп. Һәр атна саен акция, бик күп чаралар үткәрергә, барысына да хисап  төзергә кирәк. Әти-әниләр  белән эшлисе бар. Кыскача гына әйткәндә, социаль педагог, өстәмә белем бирү педагогы вазыйфасын да башкарам. Эш сәгате беткәннән соң районга җыелышка йөрергә туры килә. Эшләгәч, тиешенчә бәяләсеннәр иде. Нишләп дөреслек юк?

Зилә, Зәй районы

 

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы:

– Мәгариф учреждениесе финанс нормативларына карап, укытучыларга һәм  башка хезмәткәрләргә хезмәт хакын үзе билгели. Әгәр штат расписаниесе Россия Федерациясенең норматив хокукый актларында билгеләнмәгән булса, бу очракта  мәгариф оешмасы компетенциясенә керә.

Эрнст Сәфәргалиев, Зәй районы мәгариф идарәсе башлыгы:

– Мәктәп директоры урынбасары вазыйфасына кимендә  биш ел һөнәри стажы булган педагогик хезмәткәрләр билгеләнә. Шулай ук муниципаль идарә, менеджмент өлкәсендә өстәмә һөнәри белем алу мәҗбүри шарт булып тора. Әлеге квалификация таләпләреннән чыгып, белем бирү учреждениесе җитәкчесе мәктәптә булган вакантлы вазыйфаларга билгеләп куярга мөмкин. Тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарларына эш хакы билгеләүне директор хәл итә.

Сәрия Мифтахова

Фото Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү