«Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтелә башлый

“Шаян ТВ” каналында 20 декабрьдән һәр көнне 11.25 һәм 19.25 сәгатьтә «Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” да узган матбугат очрашуында “Шаян ТВ” каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова хәбәр итте.

– Әлифбаның һәр 39 хәрефенә багышланган роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла, аларның һәркайсы җырга салынган. Проектны башлар алдыннан аны татар телен, халкыбызның мәгарифен үстерүгә күп көч куйган Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка тәкъдим иттек. Ул безнең бу эшебезне хуплады, – ди ул.– Анимацион роликлар аша хәзерге заман балаларына әлифбаны өйрәтү максатын куйдык. “Шаян Әлифба” каналыбызның зур уңышы, балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга бүләге.
Педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов “Шаян Әлифба” анимацион сериалын төрле галимнәрнең методикасына таянып әзерләгәннәрен әйтә.
–Татар әлифбасының дәү әнисе һәм дәү әтисе — Вәгыйзовлар, катнаш гаиләдән булган балаларга һәм рус балаларына әлифбаны өйрәнү буенча Ягъфәровлар методикасы тәкъдим ителә. Без берничә галимнең методикасына таяндык. – “Шаян Әлифба”ның үз методикасы, танып белү үзенчәлекләре, гадилеге бар. Мин аны тулысынча камил дип әйтә алмыйм. Әле бит бу сериалның беренче өлеше генә. Ул эшне яраткан, эшнең рәтен белгән тәрбияче, укытучылар өчен бара.
Чынлап та, әлеге сериалны инде “Бала-сити” балалар бакчасындагы укытучылар бик ошаткан. Әти-әниләр дә проектны әзерләүчеләргә рәхмәт укый икән.
– Укытучыларыбыз дәресләрдә “Шаян Әлифба“ видеосериалын күрсәтә. Экранда үз яшьтәшләрен күргән сабыйларның да, тапшыруга барасылары килде. Алар безне дә телевизордан күрсәтсеннәр иде, ди. Татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнсәгез, сез дә ул тапшыруда төшә алачаксыз, дип җавап бирдем, – ди “Бала-сити” бакчасы директоры Альбина Насыйрова. – Бу проект балаларга татар телен өйрәнергә этәргеч бирә. Мин башка телләрдәге тапшыруларны да карыйм. Әмма “Шаян Әлифба” һич кенә дә алардан ким түгел. Проектны югары дәрәҗәдә бәялим. Методика ягыннан ярдәмлек бар. Яңа серияләрен көтеп калабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү