Ашаган күренми, кигән күренә

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Бөтен зиннәтләрегезне ябыгыз, фәкать шул рөхсәт ителгәннәрдән кала», – дип кисәтә. Әлбәттә, сүз – тәнебезгә кигән киемебез хакында. Шөкер, җитеш заманда яшибез, җан теләгән, кесә калынлыгы рөхсәт иткән теләсә нинди кием-салымны алырга мөмкинлек бар. Шулай да, мөселман кешесенең киенү рәвеше нинди булырга тиеш? Җәнлек сурәте, ниндидер сүзләр төшерелгән кием кияргә рөхсәтме? Хатын-кызлар, ир-атлар өчен аерым чикләүләр бармы?


Бу һәм башка сорауларга җавапны «Ихлас» мәчете имамы Али хәзрәт Хәсәнов бирде.

– Динебездә мөселман кешесенең киенү рәвешенә бәйле нәрсә әйтелә, хәзрәт? Хатын-кызларга, ир-атларга билгеле бер чикләүләр бармы?

– Исламда билгеле бер кием төре юк, әмма кеше киячәк киемгә карата таләпләр бар, чөнки мөселманнар Мәккәдәге мөселман булмаганнар кигән киемне үк кигән. Иң элек кием гаурәтне капларга тиеш. Хатын-кызда бу – кул чугы һәм битеннән кала бөтен гәүдәсе, ир-атның исә кендектән алып тезенә кадәр өлеше. Кием сыланып торырга, үтә күренмәле булырга тиеш түгел. Кием-салым кешенең башка дингә тугрылыгын күрсәтмәскә, күзгә бәрелеп тормаска һәм игътибарны җәлеп итмәскә тиеш.

– Мөселманның төсе – яшел, дигәнне ишеткән бар. Ислам динендә төс берәр нинди әһәмияткә ияме?

– Исламда ир-атның кызыл төстәге кием киюен тыйган кайбер хәдисләрдән тыш, төскә кагылышлы катгый таләпләр юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзләренә караганда, иң яхшы кием – ак төстәгесе. Габдулла ибн Габбас аның сүзләрен болай дип китерә: «Ак төстәге киемнәр киегез. Чынлыкта алар иң яхшы киемнәрдән санала. Һәм җәсәдләрне дә акка төрегез».

– Карадан киенеп, төренеп йөргән хатын-кызлар очрый. Бу – мөселманнарга хас киемме?

– Әгәр югарыда санап үтелгән барлык шартлар үтәлгән икән, хатын-кыз теләсә нинди төстәге киемне кия ала.

– Гомумән, хатын-кызларга карата «син өеңдә генә, үз ирең өчен генә матур киенергә тиеш» дигән фикерләр бар. Бу шулаймы?

– Аллаһы Тәгалә хатын-кызны матур итеп яраткан һәм аның матурлыгын бары тик лаеклылар гына күрә ала. Бу матурлыкка соклану хокукы да иң якыннарга гына бирелгән. Галим табигыйннарның китапларыннан шуны аңлыйбыз: хатыннар – ирләре өчен, ә ирләре хатыннары өчен киенгән. Исламда гаилә мөнәсәбәтләренең зирәклеге һәм матурлыгы әнә шунда тупланган да инде. Ире өчен ул нинди булып күренә – хатын-кыз өчен дә бит иң мөһиме шул булырга тиеш. Өйдә иске халаттан, бигудидан, төс-кыяфәтенә игътибар бирми, ә җәмгыятькә чыкканда, башка ир-атлар өчен киенеп-ясана торган хатын-кызлар да бар, мондый мисаллар хәзерге тормышыбызда да җитәрлек. Моны ир-атларыбызга карата да әйтеп була.

– Хәзер бит никах өчен нинди генә матур күлмәкләр юк. Тик күбесе нык сыланып тора, муенны да капламый. Мәчеттә уза торган никах чараларына да күпләр шундый киемнән килә. Болай киенү дөресме соң?

Тәненең аз гына өлешен ачып йөрткән кеше гөнаһлы санала. Кызганыч, сыланып торган, муены ачык, билне кысып торган кием кию рөхсәт ителә дигән ялгыш фикерләр бар хәзер. Бу – дөрес түгел. Әйтүемчә, моны кылган кеше гөнаһлы санала.

– Җәнлекләр, ниндидер сүзләр төшерелгән кием кию рөхсәт ителәме?

– Динебездә җанлы предметларга, хайваннарга, кеше сурәтләренә карата кырыс караш бар. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.), йорт эчендә җанлы әйбер сурәтләре, статуэткалар булса, рәхмәт фәрештәләре кермәс, дип әйткән. Шуңа күрә, мондый сурәтләр төшерелгән киемнәрне кимәү хәерле. Сүзләргә килгәндә, аларның мәгънәсенә игътибар итәргә кирәк. Алар хәрам, оят гамәлләргә, мәҗүсилеккә өндәмәскә тиеш.

– Иске киемнәрне кемгәдер бирергә ярыймы? Кемдер бит, хорафатларга ышанып, аны йә яндыру, йә җыеп, саклап тоту яклы.

– Әгәр рәсүлебез һәм аның көрәштәшләренең гамәлләренә карасаң, алар кием-салымны мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан да, яхшы хәбәр өчен бүләк буларак та биргән. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, пәйгамбәребез (с.г.в.) яңа кием кигәнне бер иптәше карап торган да үзенә сораган. Рәсүлебез ике дә уйламый, киемне аңа биргән.

Исламда исраф кылу тыелган. Кешегә нинди дә булса киеме кирәкми, әмма ул әле сыйфатлы, киярлек рәвештә икән, аны мохтаҗларга бирү мөмкин. Ул сәдака буларак та саналачак. Кеше биргән киеме өчен Аллаһы Тәгалә рәхмәтен алачак. Шушы мисаллардан чыгып әйткәндә, кемгәдер файда китерерлек киемне ягу дөрес үк булмас. Диндә исә бу гамәлнең ихтыяҗын раслаган дәлил дә юк.

Кеше яңа кием сатып алганда, Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт сорарга тиеш. Моннан тыш, тирә-юньдәгеләр дә дога кылып, аның белән бергә шатланса, бик хәерле булыр.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү