Бәрәкәтле тормыш: Авыл кешесе эшне дә ашны да үзе табарга тырыша

Кемдер сөт сатып көн итә, кемдер себерке бәйли, кемдер яшелчә үстереп табыш ала, ә кемдер мендәрләр ясаудан файда күрә. Авыл халкы үзеннән арткан продукцияне кайда һәм ничек сата? Шәхси хуҗалыкларда үскән, тәрбияләнгән мал-туар, кош-корттан, җиләк-җимештән, кул хезмәтеннән күпме табыш алырга мөмкин? Тырыш авыл халкыннан әнә шул хакта белештек.

Кош сатудан – 45 мең

Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче Рузия Сәгъдиева ел саен кош-корт алып үстерә дә аның бер өлешен сата икән.

– Узган елларда 50шәр баш каз, 25 баш тирәсе үрдәк ала торган идек. Быел шуның яртысын гына алдык та үрдәкнең килограммын – 400, казныкын 450 сумнан саттык. Сораучыларга баш-аякларын да бирдек. Аларның бер комплектын 350 сумнан җибәрдек. Безнең якларда бәяләр бер тирәдә йөри. Аны халыкка тәкъдим итәр алдыннан башкалар белән киңәшләшеп куябыз. Каз-үрдәкләрдән тыш, быел 100 бройлер үстердек. 10–15ен үзебезгә калдырдык та калганын саттык. Анысының килограммын 300 сум итеп бигеләдек. Болардан тыш, тагын тай үстереп сатабыз. Каз мамыкларын да әрәм иткәнебез юк. Безнең якларда аларны чегәннәр җыеп йөри. Килограммына 1 мең сум бирделәр быел. Узган елларда 700–800 сумга сатып алалар иде. Сораучы булса, туганнарга, таныш-белешләргә мендәр дә ясап бүләк иткән вакытларыбыз күп, – диде ул.

Рузия Сәгъдиева әйтүенчә, аларның авылларында күпчелек халык менә шулай үзе тырышып, хәләл көчен биреп үстергән, тәрбияләгән малдан файда күрә. Җәен үзләреннән арткан җиләк-җимеш, яшелчә сатучы да бар.

– Узган ел бары тик кош-корт кына сатып, 45 мең сум акча җыйган идем. Быел санамадым. Абзарда мал, кош-корт булганда, яшәргә була әле. Файдасын бик күрәбез. Шул акчага ниндидер эшләр дә эшләү мөмкинлеге барлыкка килә. Иптәшем дә, үзем дә беркайда эшләмибез. Кош-корт саткан акчадан балаларга да өлеш чыгарабыз. Мәсәлән, студент улыбызга Ульяновскида фатир алдык. Укуын да, ипотекасын да түләп барырга әнә шул керемнәрнең ярдәме тия, – диде Рузия ханым.

«Мал асрауның файдасы бар!»

Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге сыер асрап, шуның сөтен сатып, азмы-күпме акча эшли ала. Сөт бәясе бик түбән булмаган очракта, бәлки, күпмедер керем дә кертү мөмкинлеге бардыр. Һәрхәлдә, Әлки районы Түбән Әлки авылында гомер итеп, алты сыер асраучы Алсу Гәрәева: «Сыер тотуның файдасы бар!» – ди.

– 2011 елда ике сыердан башлаган идек. Бүген алты сыер савабыз бар. Бозауларның берсен генә үзебезгә иткә калдырабыз да, калганнарын сатып барабыз. Һәм аларның акчасын җыеп барып, ел саен ниндидер бер зур әйбер алабыз яки йортны төзекләндерәбез. Сөт акчасыннан шулай ук файда күрәбез. Җәен 30–35 мең сум чыкса, бүген 20–25 мең сум акча алып барам. Каз-үрдәкләр дә тотабыз. Гадәттә, 30 казның 15ен шулай ук сатабыз. Үрдәкләрнең дә яртысы кешегә китә, – ди ул.

Алсу Гәрәева әйтүенчә, каз-үрдәк бәяләре башкалардан аерылмый. Килограммы 400–450 сум. Баш-аякларын 300–350 сумнан саталар.

– Безгә файда инде ул. Мин әле сыерларны бетерергә уйламыйм да. Кешеләр, сыер асрауның файдасы юк дисә дә, без алай санамыйбыз. Бер айлык сөт акчасына печән хәстәрлибез, икенчесенекенә ашлык алып кайтабыз. Шулай булгач, начар дип әйтеп булмый, – ди хуҗабикә.

Заманында кишер дә сатканнар, тик аннан әллә ни керем булмагач, туктатканнар.

– Бакчада помидор уңган елны да үзебездән артканын сатып бардык. Җиләк-җимеш, яшелчәне әрәм иткәнебез юк. Авылда алты-җиде сыер асраучылар да бар. Алар да төп керемне шушы маллардан ала. Чөнки авылда хезмәт хаклары аз, – диде Алсу Гәрәева.

Табыш алганчы йөгерергә кирәк

Азнакай районының Урманай авылында яшәүче ирле-хатынлы Галия һәм Зирәк Мөхәммәтшиннар менә инде шактый еллар үзләре җитештергән продукцияне сатып көн итә. Хуҗабикә хәзер пенсиядә. Ләкин эшләгән елларда да атнасына берничә тапкыр район үзәгенә барып, үз хуҗалыкларында җитештергән продукцияне сатканнар.

– Совхозның көчле, сөтнең литры 35 сум йөргән вакытлар иде ул. Алты ай дәвамында хезмәт хаклары алмаган чакларда сөтне җыеп йөрүчеләргә генә тапшыра идек әле. Шуннан соң Азнакайга барып йөри торгач, акрынлап үз сатып алучыларыбыз барлыкка килде. Хәзер инде шактый еллар бер урында сату итәбез. Ел дәвамында атнасына берничә тапкыр барабыз, – ди Галия Мөхәммәтшина.

Моңа кадәр өч сыер сауган булсалар, быел икегә генә калдырганнар. Шул өч сыерның сөтен, каймагын, катыгын, ак һәм кызыл эремчеген, кортын, маен ясап сата ул. Болардан кала, бройлер, каз-үрдәк, каз мамыгы, балан, гөлҗимеш һәм башка төрле җиләк-җимешне халык яратып ала икән. Как ясап, йон оекбашлар бәйләп саткан чаклары да булган.

– Бүген авылда сөтнең литрын 26 сумнан җыялар. Без исә шәһәрдә 70 сумнан сатабыз. Бройлерның килограммы – 280, казларныкы 500 сум тора. Урын өчен сораганнары юк. Берара андый тәртип кертмәкче булганнар иде. Соңыннан анысы да бетте. Гадәттә, алып килгән әйберләребезне сатып бетереп кайтабыз. Казларны гына барысын да берьюлы алмаска мөмкиннәр. Без үзебез ел саен 20–40 баш каз сатып алабыз. Үзебезгә дә калдырабыз, билгеле. Тозлыйм да, ыслыйм да. Ләкин анысын гаиләбез сыйланыр өчен генә эшлим, – диде ул.

Тырышып эшләгәч, файдасын да, бәрәкәтен дә күреп яшиләр Мөхәммәтшиннар.

– Файдасы бар, әлбәттә. Акчаны җыеп, зур әйберләр алдык, димәсәк тә, алган кредитларны түләп барырга җитәрлек акча кереп бара. Анысы да – зур ярдәм, сөтнең кереме начар түгел. Эшләгән вакытта да өстәмә акча керә торган урын булды ул. Ләкин файдасын күрә башлаганчы, тырышырга, йөгерергә, аяк өстендә булырга кирәк инде. Башкача булмый, – диде Галия ханым.

Булганы җитә

Арча районының Шура авылында яшәүче Рәхмәтуллиннар гаиләсе дә тырышлыкларының әҗерен күрә. Алар себерке бәйли, печән үстерә, гөмбә җыеп, аны эшкәртеп саталар.

– Авыл җирендә халык бары тик үз көченә, үз тырышлыгына гына таяна ала. Булдыра алганнар мал асрап, көн күрә. Без инде икебез дә пенсиядә. Әллә ни сатып акча эшләмәсәк тә, булдыра алганча тырышабыз, – диде Кәшшаф Рәхмәтуллин. – Әле менә шушы көннәрдә генә 50 себерке сатып җибәрдек. Умарталарыбыз бар иде. Алары агуланып, үлеп бетте. Калган балларын әле дә булса ашыйбыз, сорап килүче булса, сатып та җибәрәбез. Пай җирем бар иде. Шул урынга печән чәчәбез дә шуны сатабыз. Быел 17 мең сумлык керем керттек. Үзебезнең агач ярдыру цехыбыз бар. Иптәшләр сораса, анда такта ярдырып бирәм. Безгә күп тә кирәкми инде. Булганы җитә. Яшьрәк вакытта мал асрап, шактый файдасын күрдек. Өчәр сыер асрап, шуның сөтен, бозауларын сата торган идек.

Хатыны Халидә апа да тик тормый икән. Көзен гөмбә җыя, кыяр-помидор тозлап сата.

– Әле менә 2 литр гөмбәне 600 сумнан саттым, – диде хуҗабикә. – Яратам мин гөмбә җыярга. Эшкәртергә дә рәхәт. Тозлы кыяр-помидорны да сорап килүчеләргә бирәм. Күчтәнәчкә дә күп җибәрелә. Гомумән, без бер әйберне дә бәя куеп сатканыбыз юк. Ничә сум бирә алалар, шул бәягә алып китәләр.

Суган орлыгы сатабыз

Чирмешән районының Кара Чишмә авылы халкының күпчелеге суган орлыгы сатып көн күрә. Мортазиннар гаиләсе дә ел да әнә шулай орлык сатып, акча эшли.

– Без орлыкка гомер-гомергә утырттык. Шул гадәт буенча яшибез инде. Зур бакчада да чүп үлән үстереп булмый. Вак суган чәчә торган аппарат алдык, шуның белән эшлибез, – диде Фикс Мортазина. – Орлыкны гадәттә 15–17 стакан чәчәбез. Февраль урталарында белешә башлыйлар инде. Апрельдә алып та бетерәләр. Файдасын күрәбез. Кереме булмаса, ел да мәшәкатьләнмәс идек. Килограммын 200 сумнан саттык. 9ар центнер җибәргән еллар да булды. Уртача 50–60 мең сум акча эшлибез. Һава торышы уңай килгән чакларда аннан да күбрәк керем керткәнебез булды. Аннан соң без эре суган да үстереп саттык. Пенсиядә булгач, маллар тоту авыр. Шуңа күрә бакчада гына кайнашабыз. Балаларга да, үзебезгә дә җитәрлек яшелчә әзерлибез. Халыкка да өлеш чыгарабыз. Иренмичә эшләгәндә күңел булырлык табышы керми калмый инде. Тырышырга гына кирәк.

Менә шулай «Акмаса да, тама», – дип, никадәр табыш алса да, шөкер итеп яши белә авыл кешесе. Хәләл көчләрен куеп үстергән малларының, кош-кортларының, тырышлык белән тапкан табышларының бәрәкәтен күрергә язсын иде аларга.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү