Югалту: Зимфира Гыйльметдинованы соңгы юлга озаттык

Бөтен нәрсәгә күнегәсең кебек. Хәтта үлемгә дә. Юк, алай түгел икән. Үлемгә күнегеп булмый. Редакциянең якын дусты, журналист Зимфира Гыйльметдинованың вафаты бигрәк тә үкенечле булды. Төпле киңәш бирер, ярдәм итәр, әллә нинди идеяләр уйлап чыгарып, аны башкарып та чыгар… Әнә шундый кеше арабыздан китте.

Соңгы юлга озатырга килүчеләрне күздән кичерәсең дә, күпме кешегә игелек кылганын күреп, хәйран каласың. Яшь язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар – кемнәр генә юк иде. Һәм һәркем аны үзенеке итеп күрә. Гамил Нур: «Танылган тамада арабыздан китте», – дип яза. Хак сүзләр бит. Күпме мәҗлесләрне алып барды, күпме концертлар оештырды. Аны, режиссер иде, дип төзәтүчеләр дә булды. Анысы да дөрес. Зимфира Гыйльметдинова «Ватаным Татарстан» газетасының 100 еллык юбилееның да сценарий авторы, режиссеры булды. Кичәбез шулкадәр зәвыклы, затлы булып истә калды.

Саллы журналист иде. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов  шулай диде:

– Бу хәлгә түзеп булмый инде, атна саен кеше җирлибез. Теге атнада «Казанские ведомости» журналисты Алексей Красновны җирләдек. Аннан алда 45 яшьлек бер дустымны җирләдем. Һаман шул чир алып китә. 60–70 яшьлекләрдән соң 40–50 яшьлекләргә тотынды. Йөрәк түзми, шулкадәр талантлы, үзенчәлекле кешеләр китә. Зимфира да шундый. Ул – татар телен үстерүдә күп эшләр башкарган кеше. Әле коллегалар белән дә сөйләшеп тордык: мәдәният темасына саф татар телендә язган сирәкләрнең берсе иде. Алар күп калмады. Ул мэриягә күчкәч, урамнарга татар рухы керер дип уйлаган идек. Булмады шул… Алып китә дә алып китә. Чынлап әйтәм, минем дә йөрәкнең түземлеге бетә. Яшь, матур, талантлы кешеләр киткән вакытта берничек тә түзеп булмый. Без аны бик ярата идек. Сезгә дә сүзем бар: үзегезне саклагыз! Үзебезне үзебез сакламасак, беркем дә сакламый.

Холкының үзенчәлеген Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да атады. Ул аны «татар рухының моторы» диде:

– Үзе дә актив иде һәм безне дә тынычлыкта калдырмады. Мэриягә эшкә күчкәч тә ниндидер проектлар уйлап табып, гел шалтыратып торды. Мостай Кәримнең «Аусам иде бәйгеләрдә янып үлгән аргамак кебек» дигән шигыре бар. Эшләп торган җирдән янып үлде инде ул. Әле беркөнне генә «Сөйли торган материя» кичәсенә чакырып шалтыратты. «Үзең кайда соң син?» – дим. «Хастаханәдә шул әле», – ди. «Тынычлап дәвалан инде алайса, борчылма», – дим. Юк, ул тынычлап ята торган кеше түгел иде. Аның өлешенә зур миссия йөкләнде – Казаныбызга татар рухын кертүдә ул зур эшләр башкарырга тиеш иде. Кызганыч, кеше ниятли, язмышның – үз законнары. Бу безнең барыбызга да көтелмәгән авыр хәбәр булды. Зимфира турында озак сөйләп була, мин аның белән 2000 нче еллардан бирле аралаштым. Һәрвакыт аның принципиальлегенә, туры сүзлелегенә хәйран кала идем. Андый кешеләр бик сирәк була. Дуслары берәр кыек адым ясаса, монафикъланса, мәсләгенә хыянәт итсә, ул алар белән араны өзәргә дә күп сорамый иде. Моны сез барыгыз да беләсез. Аның арабыздан китүе әле озак еллар күңелебезне сызландырып торыр.

Бусы – Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләре: «Зимфира апаны бик күпләр яратканын белә идем. Ләкин шушы кадәр кешенең аны кадерләгәнен-хөрмәтләгәнен күз алдына да китермәгәнмен. Һәр җирдә үз эзен, үз сүзен калдыра алган матур киңкырлы шәхес. Ул бу урында  да үзен тапкан кебек иде. Беренче көннәрдә үк үзе дә шулай дигән иде. Кызганыч, башкарма комитетта ул бары тик ике ай гына эшләп калды. Ул килгәч, мин шундый җиңел сулаган идем. Без бит икебез дә бер көнне туганбыз – 13 мартта. Ул һәрвакыт, без бертуганнар, дип әйтә иде. Ул безгә эшкә килгәч, шуны аңладым: тыштан бик үк охшап бетмәсәк тә, эчтән шулкадәр охшаганбыз икән. Ут иде ул! Ялкын иде! Зимфира апаны эштә без бик көттек. Терелеп чыкса, өстәленә чәчәкләр куеп, матур итеп каршы алырбыз дип, кызлар белән планнар да корган идек. Матур ниятләребез тормышка ашмады…»

Мамадыштан артист Сәлим Мифтахов белән бергә җитәкләп, Казанга алып килгәннәрен, туксанынчы елларда гастрольләр белән Себерләргә чаклы җиткәннәрен искә алды якын дусларының берсе, драматург Данил Салихов:

– Атна ярым элек син, безнең янга Кече Битаманга килеп, кычкырып әйтмәсәң дә, Рәмзия апаң һәм минем белән хушлашып киттең. Соңгы тапкыр каен себеркеләре белән чабынып киттең. «Китмә, тагын бер кич кун», – дисәк тә, икенче көнне китеп бардың. Мәңгелеккә дә китеп бардың. Зимфира дустым, кайда гына эшләсәң дә, һәрвакытта да эшеңне җиренә җиткереп эшләдең. Нәрсәгә генә алынсаң да, син шул урынның кешесе идең. Җырлый идең, бии

идең, кирәк икән, яза идең, кирәк булса, тозлап-борычлап дөресен әйтә торган идең. Күңел тула… Хуш, бәхил бул, акыллым, хуш, бәгырькәем, хуш, сеңлем, оҗмах көтсен сине!

«Сәхнә», «Идел» журналлары, татар филармониясе… Эш урыннарын саный китcәң, шактый алар. Һәркайсында безнең кеше иде, дип искә алалар, игелекле эшләрен санап китәләр. Туганнарына, авылдашларына да мәрхәмәтле, игелекле ул. Авыл балаларын җыеп, Казанга алып килүләре, чишмә урынын төзекләндерүләре турында авылдашы, журналист Раушания Миңнуллина сөйләде:

– Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында үссә дә, ул үз авылын – Теләче районының Балыклы авылын күбрәк ярата иде кебек. Ул «Без – Сафиулла бабай оныклары» дип туганнарын җыеп торучы иде. Туганнарын гына түгел, авылны да. Без аның Татарстан күләмендә эшләгән эшләрен беләбез, ә менә бәләкәй генә авыл өчен эшләгән күпме эшләре бар! Берничә ел элек 8 Март алдыннан концерт оештырып, авыл өчен зур вакыйга ясады. Ураза аенда авыл чишмәсе янында ифтар оештырдык, җәмәгать белән намаз укыдык. Авылыбызда Сабантуйлар үтми иде, иганәчеләр табып, артистлар чакырып, балалар Сабантуен оештырды. Авыл балаларына Теләчедән автобус белешеп, Казанга экскурсиягә алып килде, үз акчасына сыйлап, аларга бәйрәм ясады. Хәзер авыл, дәррәү кубып, Зимфира башлаган ул бәйрәмнәрне үткәрә…

Кешене кадерләп, үзенә кадер ала иде. Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов якын дусты хакында әнә шулай диде:

– Зимфира Мамадыштан килгәннән соң сигез ел минем бригадада эшләде. Сәхнәдә без аның белән дуэтлар җырладык. Филармониядә ул сигез ел безнең матбугат бүлеген җитәкләде. Директор Кадим Нуруллин: «Безнең филармониядә ул тынычлык күгәрчене кебек эшләде», – ди. Ул журналистлар белән эшләде. Берәүне дә рәнҗетергә теләмим – журналистлар белән эшләү бик катлаулы, бик четерекле характерлылар. Ул аларны җайлый белә иде. Данил «дустыбыз» диде, Зимфира ул – бик күп гаиләләрнең кадерле кешесе. Ул кешене кадерләп үзенә кадер ала белде. Үзе эшләргә тиешле урынны  да тапты, әмма… Саклап та карадык, үзе дә бик сакланды. Монда бөтен нәрсә килешенгән, диде… Безнең Ходай белән генә килешү юк иде…

Зимфира үзенчә китте. Көтмәгәндә, эшләп торган җирдән, сискәндереп, йөрәкне сыздырып. Үзеннән соң тау хәтле эш, яратып дәшә торган «наным» сүзен калдырып. Ул үзенең эчке дөньясына бик сирәкләрне генә кертә иде. Күңел капкасы ачылып, серләре дөньяга чыга калса, моны кешегә әйтмә, үзеңдә калсын дип колагыңны борып куярга да онытмый иде.

Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, яңадан хастаханәгә керергә әзерләнүен әйтте. Озак сөйләштек. Чир, вакцина турында да сүз булды. Шунысын әйтәсе килә: хәзер артыннан чыккан, алай итмәгән булса, болай булыр иде дигән сүзләрне Зимфира өнәмәс иде.

Сүзне кыска тотарга яраткан Зимфира ул юлы телефонын куярга теләмәде кебек. Соңгы җөмләсе әле дә колакта яңгырап тора:  «Эш күп дип зарланмагыз. Егәр барда, исәнлек барда яратып эшләргә кирәк. Эшләр идем әле, дәрман юк…» Искә алуыбыз рухын шат кылсын иде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү