“Сез килгәч, утлар яна башлады”

Октябрь аенда  “ВТ” журналистлары Әтнә районының Ары авылында командировкада булган идек.  Авыл халкының  клуб проблемасын бер генә мәртәбә күтәрүе түгел. Аларның клублары бик иске, шуңа да карамастан клуб учагын сүндермиләр. Очрашуда  клуб яны яктыртылмау, баганаларда утлар янмау турында да  борчуларын белдерделәр.

– Караңгы булгач, арылыларга клубка бару җиңел түгел. Утлар куелса, клуб яны яктырып китәр иде, –диде клуб мөдире Раилә Кадыймова, борчуын белдереп.

Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев,  авыл җирлегендә  209 яктырткыч булуын әйткән иде.

– Кич килеп карасагыз, Ары авылы балкып тора. Тик клуб яны гына яктыртылмый. Анда бер багана бар, әмма ул аварга тора иде. Өч ел элек район электр челтәре (РЭС) егетләренә, эшләп куйыйк, дигән идем. Алар багананы аударып, чыбыгын җыеп, яктырткычны башкасына куеп китте. Хәзер ул багана урынына яңасын куячаклар. Чыбык, яктырткычларны бирермен, – диде.

Баганага утлар куйганчы авыл халкы, кайчан  яктырткычлар куялар инде, дип кызыксынып торды. Алар – безгә, без  район җитәкчеләренә, энергетикларга

шалтыраттык. Нәтиҗәдә РЭС  егетләре  кайчандыр сүтеп киткән багананы кире урынына утыртып, яктырткыч куеп киткән. Әмма ул багананың яктылыгы клубка кадәр барып җитмәгән. Ахыр чиктә  проблема авыл җирлеге тырышлыгы белән хәл ителде.

– Сөенечле хәбәр бар. Багана утыртылмаса да, баскыч төбендә утны караңгы төшкәч яна, яктыргач сүнә торган җайланма куйдылар. Әлбәттә, баганага ут куелган булса, ерактан ук күренеп торыр иде.  Шулай да авыл халкы сизгән. Клуб яны ялт итеп тора, диләр. “Ватаным Татарстан” редакциясендә эшләүче журналистларга бик зур рәхмәт. Без үзебезнең мәдәният учагын  сүндермәбез, –дип рәхмәтләрен белдерде Ары халкы.

Хәзер инде алар яңа клуб төзү мәсьәләсен  тагын бер кат күтәрүне сорый. Кайчан булыр икән дип көтәләр. Хатыгызны Республика Мәдәният министрлыгына җибәрдек, кызыксынып торабыз.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү