Йолдызнамә | 20–26 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Мәзәк хәлләр, күңелле сюрпризлар булырга мөмкин. Әйтергә кирәк, аларның барысы да үзегезгә азмы-күпме файда китерер. Ләкин сабыйларча беркатлыланып, теләсә кемнең сүзенә генә ышанып йөри күрмәгез: алдануыгыз бар.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кайсы гына яктан карасаң да, искиткеч уңайлы, әйбәт чор. Аеруча хатын-кызлар өчен. Аларның акылы, эчке һәм тышкы матурлыгы бик дөрес һәм гадел бәяләнәчәк. Аның каравы ир-атларга акча күбрәк керәчәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Ачу чыгарырлык хәлләр булып алыр. Әмма ничек тә тыныч, сабыр булып калырга, ачуны йөзегезгә чыгармаска кирәк. Юкса шушы халәтегездән дошманнарыгыз оста гына файдаланып калырга мөмкин. Иң зур сөенеч: әйбәт кенә акча кереме көтелә.

Кысла (22.06 – 22.07) Бик шәп атна. Эшләргә яратасыз һәм эшли дә беләсез. Әҗерен күрергә вакыт – эштә искиткеч бәхетле чор көтелә! Акчасы дисеңме, абруй-хөрмәт, көтелмәгән бүләкләр дисеңме – барысы да нәкъ менә үзегез теләгәнчә булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу атнаның нинди буласын аңлату өчен ике сүз җитә: сөенү һәм сөелү чоры. Атнаның беренче яртысында яңа танышларыгыз, бик тә акчалы өстәмә эшләрегез барлыкка килер, ә икенче яртысында үзегезгә карата моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ихлас мактау, ярату-сөю сүзләре ишетелер.

Кыз (24.08 – 22.09) Көтмәгәндә генә үзегездә оештыру сәләте ачылыр. Бу тирәгезгә кешеләр туплау гына түгел, бәлки әле керемле эшләргә шәп кенә юл яру мөмкинлеге дә бирер. Гаиләгездә бераз гына үпкәләшеп алганнан соң татулашу өчен күңелле сәбәп килеп чыгар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Талант дигәнне яшереп калып булмый, барыбер кайчандыр бәреп чыга ул. Менә хәзер сезнең өчен нәкъ шундый чор. Атна буе «ялтырап», тирәгездәгеләрне үзегегезнең искитмәле сәләтегез белән әсир итәчәксез.

Чаян (24.10 – 22.11) Акыл сәләте, эчке сиземләү – барысы да тәртиптә. Шуңа күрә атна уңышлы узачак. Яңа ел алдыннан баштанаяк эшкә чумсагыз да, бер нәрсәгә авырсынмыйча, барысын да җиңел башкарачаксыз. Ә инде эше барның ашы бар икәнен үзегез дә яхшы чамалыйсыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Башыгызда искитмәле зур планнар туачак. Кайберләре инде бу атнада ук тормышка да аша башлаячак. Дусларыгыз арасыннан берсе көтелмәгән яңалык белән куандырачак.  Шул ук вакытта эшләрегезнең бик тә җайлы баруына көнләшүчеләр барлыкка киләчәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Уңга-сулга карамыйча, һаман алга бару әйбәт анысы. Ләкин бу атнада ураурак юллар эзләү әйбәтрәк. Җитәкчегез кирәклесен бик тиз «эләктереп» алуыгызны ярата яратуын, ләкин күңеленнән генә хезмәттәшләрегезнең фикеренә дә колак салырга өйрәнүегезне тели.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эш аты булу әйбәт, тик ял да кирәк. Эш дип, авыруга сабышып булмый, беразга гына аннан арынып торырга өйрәнегез. Гәрчә мондый мөнәсәбәт җитәкчегезгә бик үк ошап җитмәсә дә. Атна ахырында акча мәсьәләсендә күңелне күтәреп җибәрердәй яңалыклар ишетерсез.

Балык  (20.02 – 20.03) Яңа ел алды атнасында матур гына яңалыклар көтегез. Барыннан да элек якыннарыгызга кагылышлы булыр кебек алар. Эштә гүя яңа сулышыгыз ачылыр – хезмәттәшләрегез сезнең уңышлардан хәтта көнләшә дә башлар.


Фикер өстәү