«Татар җыры»на – ике икеле

Ел бетә, димәк, «Татар җыры» җитә. Быел эстрада фестивале бер кичтә ике елның җырлы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, 2020 елда концертны оештырмадылар. Артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә тансык чара булды ул быел. Беренчеләре  «барс»ларын кулга алды, тамашачы  шоу карап хозурланды.

«Барс-медиа» оештырган чараларның берсендә татар дөньясында танылган шәхес: «Барс-медиа» булмаса, күпме артист сәхнәгә чыкмаган булыр иде», – дигән иде. Хак сүзләр. Бу юлы, оештыручылар әйтүенчә, иң-иңнәр генә сәхнә тотты. Болар – халык теленнән төшмәгән җырчылар һәм җырлар. Араларында, бәлки, әле танылып ук җитмәгәннәре дә бардыр, концертта аларны да күрдек, ишеттек. Истә калдырып булырмы – анысы башка мәсьәлә. Сүз уңаеннан, «Татар җыры» 22 еллык тарихы дәверендә 1250ләп җыр һәм 500ләп лауреатны тәкъдим иткән.

Эч пошканга җыр файда, ди халык. Соңгы елларда кешенең болай да төшенкелек чигендә яшәгән чагы. Ярый әле концертлар бар: җыр белән булса да онытылырга, ял итәргә мөмкин. Концертның шәһәр читендәге «Казан Экспо»да узуы да (3 мең кеше сыйдырышлы залда!), билет бәясенең бик үк арзан булмавы да куркытмаган халыкны. Әйтик, Ләйсән Харисованың бу концертка тәүге тапкыр килүе икән. Гаҗәпләндерде, шаккатырды, ди. «Сәхнә – искиткеч, барысы да заманча. Концертны беренче номерыннан ук хисләнеп карадык. Ныклап әзерләнгәннәре сизелә. Кайбер концертларда йә тавыш ишетелми, йә җырчысы күренми, йә артык көчле тавыштан арасың. Биредә исә бөтен нәрсә үз урынында. Сәхнә тоткан җырчылар – минем балачактагы һәм яшьлегемдәге артистлар. Салават, Зөлфәт, Айдар абыйларны тыңлап үстек без. Концерттан соң да әле озак вакыт йоклый алмадык, җырчыларның башка җырларын тыңлап чыктык», – дип кичерешләре белән уртаклашты ул тамашадан соң.

Концертта 30лап җырчы чыгыш ясаса да, алар белән күрешеп, хис-кичерешләрен сорашырга рөхсәт итмәделәр. Борчылганнардыр инде, аңлашыла. Алгы рәттә җәмәгате белән Татарстан Президенты да утырды бит, «Татар җыры»на җыелган халык та гомер-гомергә иркә иде – җырлы имтиханның нинди җитди булуы шуннан да чамаларга мөмкин. Үз тавышларына җырлаганнар сынатмады кебек. Иң истә калган чыгышлар Эльмира Кәлимуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән Илнар Шәрәфетдинов, Динә Гарипова (Эльмира һәм Сәйдә белән трио да башкардылар. – Ред.), Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллинныкы булгандыр.

Ә иң тансык кеше  Зөлфәт Хәким иде. Чынлап та, әдәбият һәм мәдәният кырыннан югалып торган шәхесне күрү күпләр өчен концертның төп ачышы булды. «Ярты ел дәвамында Германиядә дәваландым. «Татар җыры» – минем өчен кадерле чара ул. Мин аның беренчесенә сценарий язган кеше. Концерт Камал театрында узган иде. Җырларны мин тәнкыйть күзлегеннән карыйм. Җыр ул җитәкчегә дә, гади халыкка да кирәк. Аны дөрес кулланырга иде. Яшь буын чит-ят мохиткә тайпылмасын өчен мондый чаралар даими булып торырга тиеш. Мондый вакыйгаларның хәзерге вакытта булуы бик зарур һәм зур әһәмияткә ия, чөнки татар җыр сәнгате безне бергә җыеп, укмаштырып тора шикелле. Безне, татар халкын, милләт, бер кавем буларак берләштерә торган әйберләр күп түгел бит», – диде ул.

Журналистлар белән Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей аралашты. Сүз уңаеннан, аңа 2019 елгы «барс»ын тапшырдылар. Бүләкне соңарып алуына да «теге чир» гаепле. «Барысыннан да алданрак – 2019 елда авырып алдым мин. Шөкер, хәзер барысы да яхшы. Мине хөрмәт иткән тамашачыга рәхмәт. Иң төп теләк – авырмагыз. Бәхетле яшәгез. Бу ел коронавирус һәм пандемия белән истә калды. Артист өчен тагын ничек истә калсын инде? Заллар яртылаш кына тулы иде. 2022 ел җиңелрәк булыр дип өметләнәм. Барыбыз да прививкалы бит», – дип хисләнде Элвин-Радик. Өйләнү килешкән егеткә: басынкы ул хәзер. Сәхнәдә дә элеккечә итеп халыкны дәррәү куптара алмады. Радик лирик юнәлешкә күчмәгәе әле тиздән.

«Барс»лы булгач, үзе белән аерым сөйләшкән вакытта, Татарстан буенча гастрольләре турында кызыксындык. Хәтерләсәгез, узып баручы елда җырчының Роспотребнадзор белән аңлашылмаучанлыклары килеп чыккан иде. «Әлбәттә, концертлар булачак! Ник булмаганын беләсез бит? Роспотребнадзор рөхсәт итмәде. Мин аларга: «Ярар, бер ел вакытымны яңа җырларга, яңа программа әзерләүгә багышлыйм», – дидем. Татарстан буенча киләсе елның февраль, март айларына концертлар тәгаенләнгән инде. Исемлек тиздән әзер булачак», – дип уртаклашты Элвин Грей.

Хәзер инде концертның үзе турында бер-ике сүз. Шәп шоу булды ул. Күпме көч-хезмәт куелганын бер үзләре генә беләдер. Шулай да сценарийга бәйләнәсе килә. Продюсерлык культурасы, акрынлап булса да, татар эстрадасына тамыр җибәрә башлады инде бездә. Әллә соң хәзер мондый зур чараларга сценарий язучы үзәкләр булдырырга вакыт җиттеме? Югыйсә сәхнәдән теләсә нәрсә сөйләгәннәренә күнегә, ә иң кызганычы, моны кабул итә башлаячакбыз бит. «Татар җыры»нда урынсыз, кем әйтмешли, тозсыз сүз куертулар булмады түгел. Аерым шәхесләргә кагылулар (Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев низагы, Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуы), антисептик эчмәскә киңәш, вакцина, QR-код системасы, эстрада вәкилләренә кушамат тагулар… Зәвыклы чараның зәвыксыз бер импровизациясе генә булгандыр дигән өметтә каласы килә.

Чараның икенче өлешендә чыгыш ясаган Гүзәл Уразова: «Минем хыялым – 20 елдан соң шушы фестивальгә сезнең оныклар килсен иде дә, миңа алар өчен җырларга язсын иде. Тормыш ничек кенә катлаулы булмасын, көчле булырга кирәк», – дип хисләнде. Халык килеште бугай. 20 елдан соң татар җырын тыңларлык буынны тәрбияләүне бүгеннән башларга кирәк икәнен дә аңлагандыр, шәт.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү