Түшәктәге  кешене бары тик ярату гына терелтә ала!

Түшәктәге  кешене бары тик ярату гына терелтә ала! Күп тә кирәкми үзләренә – кайчак бер җылы сүз җитә. Аларны бары тик өмет яшәтә. Кемнәрдер картлыгында урынга калса, йөгереп йөргән җирдән дә авыруга әйләнүчеләр бар. Андыйларның кайберләрен баласы тәрбияләсә, күпләр якыннарын карар өчен кеше яллый. «ВТ» хәбәрчесе сиделкалар әзерләүче оешма белән элемтәгә керде. Баксаң, республикада әлеге хезмәтне башкарырга теләүче кешеләр күп икән.

Сиделкалар әзерләүне министрлык белән килешү төзеп, дәүләтнеке булмаган ике оешма хезмәт күрсәтә. Шуның берсе «Помощник» социаль хезмәт күрсәтүче оешма 12 ел инде Мәскәүдә яшәүче өлкәннәр өчен сиделкалар әзерли. Бер ел элек алар Татарстан өчен дә белгечләр әзерли башлаган.

–  Казанда сиделка хезмәте 2020 мартыннан гына эшли башлады. Оешмабыз Мәскәүнеке булса да, Татарстан буйлап хезмәт күрсәтәбез. Без Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  белән бергә эшлибез. Безнең хезмәткәрләр Казанда һәм республиканың барлык районнарында эшли, – ди куратор Рамилә Закирҗанова. – Элек бит мондый мөмкинлек юк иде. Авыл җирендә яшәүчеләрне туганнары, күршеләре ялгыз калдырмаса да, урынга калсалар, барыбер караучы кирәк.

Әби-бабайларны карау өчен хезмәткәрләрне ничек эзлиләр? Без бу хакта да сораштык. Рамилә Закирҗанова әйтүенчә, сиделкаларны игълан аша табалар.

– Үзебезгә чакырып, алар белән сөйләшәбез. Иң элек хөкем ителмәгәнлеге турында белешмә сорыйбыз, аннан соң эш тәҗрибәсен белешәбез. Медицина белеме булган кешеләрне бик теләп кабул итәбез. Эшкә киләм, диючеләрнең табиб күзәтүе үткәнлеге безгә бик мөһим. 2020 елда Мәскәү белгечләре Казанга килеп белем бирә иде. Пандемия башлангаач, бар да дистанцион рәвештә генә узды, – ди куратор.

Рамилә Закирҗанова, бу эштә сабырлык, түземлек бик кирәк, дип искәртә. Сиделка хезмәтенә мохтаҗ кешеләр исемлеген социаль яклау һәм комплекслы ярдәм күрсәтү оешмалары төзи икән.

–  Хезмәткәрләрне күбрәк ярдәмгә мохтаҗ кеше яшәгән авыл, районнан табабыз. Без күрсәткән хезмәт алар өчен бушлай. Караучыларга акчаны хөкүмәт түли. Алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә көненә 4 сәгать булыша. Үзләре теләсә, бу сәгатьләрне арттырып та була. Әмма ул чакта аның өчен кеше үзе түләячәк, – ди Рамилә ханым.

Сиделкалар урында ятып кына торучы кешеләргә дә, аякта йөреп торучыларына да ярдәм итә. Рамилә Закирҗанова сөйләвенчә, бездә күбрәк өлкәннәрне үз якыннары карый икән. Дәүләт тәкъдим иткән хезмәтне әти-әнисен, әби-бабасын калдырып, каядыр барып киләсе кешеләр сайлый. Араларында, сиделка яллап, эшләп тә кайтучылар бар икән.

– Мәскәү белән чагыштырганда бездә әлегә түләүле хезмәт артык киң таралмаган дип саныйм.  Өлкәннәр үзләре дә чит кеше карауны кабул итми кайчак. Әмма бер ияләнсәләр, аларны караучылардан аерып та булмый. Өлкәннәргә сиделка билгеләгәнче, без алар белән сөйләшәбез. «Нинди кеше кирәк?» – дип сорыйбыз. Милләтен, яшен дә белешәбез. Без тәкъдим иткәнне ошатучылар да, кире боручылар да бар. Төрле кешедә төрле холык. Кайбер чакта олылар белән уртак тел тапмыйча эштән  китүчеләр дә бар, – ди ул.

Рамилә ханым, сиделка булыр өчен тәмле телеңне кызганмаска кирәк, ди.

– Бары тик сөйләшү аша гына бер-береңне аңлап була. Авыру кешене карау җиңел түгел. Урында ятучыларны дөрес итеп бору, утырту, аларга төрле күнекмәләр ясата белү дә шарт. Сиделка хезмәтенә мохтаҗлар арасында акыл ягыннан зәгыйфь, хәтерен югалткан кешеләр дә бар. Алар белән эшләү аеруча сабырлык сорый, – ди ул.

Сиделка нинди эшләр башкара? Ул ашарга әзерләргә, өлкән кешене ашатырга, аяк-кулларындагы тырнакны кисәргә, чәчен тарарга, тешен чистартырга, урында гына гәүдәләрен юеш чүпрәк белән сөртеп алырга тиеш. Шулай ук кече һәм зур йомышларын үтәтү, урын-җирен алыштыру, хәрәкәтләндерү, төрле якка бору да сиделкага йөкләнә. Табиб кушкан даруларын вакытында бирергә, хәлен сорап, кәефен белеп, температурасын, кан басымын үлчәп тә торырга кирәк. Өлкәннәр белән газета-журналлар уку, вак моториканы үстерү буенча ниндидер шөгыль табу да хуплана.

Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган сиделка хезмәте өчен, караучы аена бер кеше тәрбияләсә, 14 мең сум акча түләнә.  Үзең яллаган очракта авыруның хәленә карап түләнә. Кемдер гел ятып кына торырга, кайберәүләр үз аягында йөрергә мөмкин. Татарстанда бу хезмәт өчен сәгатенә 100 сумнан 300 сумга кадәр түлиләр. Агентлык аша эшкә урнашканда тәүлегенә 800–1200 сумга кадәр акча бирергә мөмкиннәр. Бездә өлкәннәрне атнага 6 көн караган өчен аена 30–45 мең сумга кадәр акча сорыйлар. Чит илләрдә сиделка хезмәте киң таралган. Германиядә  авыру караган өчен аена 1000–1500, Италиядә –1000, Польшада 800 евро түлиләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Авыруның тормышын яхшырта торган 10 кирәк-ярак:

  1. Ашатыр өчен кулдан төшеп китми торган махус чималдан ясалган савыт-сабалар.
  2. Кресла-коляска.
  3. Тотынып йөрер өчен роллатор яки ходункилар.
  4. Тотынып торыр өчен бау.
  5. Авыру өчен махсус карават.
  6. Терәлеп утырыр өчен аркасына мендәр.
  7. Тәненә яра ясамый торган матрас.
  8. Карават өстенә куеп ашатыр өчен махсус өстәл.
  9. Душ өчен – урындык, ванна өчен утыргыч.
  10. Урындык рәвешендәге бәдрәф.

 

САН

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  мәгълүматларына караганда, республикада сиделка хезмәте «Демография» илкүләм проекты кысасында «Өлкән буын» проекты буенча күрсәтелә.

2019 елда 7 районда – 193 кешегә, 2020 елда тагын 13 районда 775 кешегә сиделка хезмәте күрсәтелә башлый. 2021 елның 11 аенда 454 кешегә бу хезмәт күрсәтелгән.

Сиделка булыр өчен укырга теләүчеләрнең күбесе авыру кешенең якыннары икән. 2019 елда «Тәрбия мәктәбе» («Школа ухода») аша 234 кеше узса, 2020 елда – 1791, 2021 елда 1984 кеше  караучы булып эшләр өчен укып чыккан.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү