«Татнефть»нең яшел рекорды: компания Татарстанда миллионлаган агачлар утырта

Республиканың яшеллеккә күмелүендә «Татнефть» компаниясенең өлеше гаять зур. Узган ел алар 2 миллион агач утырткан булса, быел әлеге күрсәткечне 8 миллионга кадәр җиткерделәр. Гомумән алганда, «Татнефть» ярдәме белән 2000 елдан алып республикада 12 миллион төптән артык агач утыртылган. Алар яшеллеккә аеруча кытлык булган урыннарда, чокыр-чакырларда, ерымнарда үсә. Компаниянең урманнар утырту белән бәйле нинди проектлары бар? Биологик сыйныфларның үзенчәлеге нидә? Без шул хакта белештек.

Урманнарны торгызу

Яңа урманнар утырту — «Татнефть» компаниясе һәм республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының планлы зур эше. Ул БМОның Глобаль килешү кысаларында һаваның сыйфатын яхшырту һәм парник газларын чыгаруны киметү буенча проектның мөһим өлеше булып тора. Быел компаниянең хезмәт коллективлары конференциясендә чыгыш ясаганда «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Мәганов экологиягә игътибарны тагын да арттыру бурычы куелганлыгын искәрткән иде.

— Без агачлар утырту хисабына компенсацияләү чараларын киңәйтү бурычын куйдык. Экологиянең җитди мәсьәлә икәнлеген аңлыйбыз. Табигатьне торгызу, үз халәтенә кайтару — безнең гражданлык бурычыбыз, — диде ул.

Гомумән алганда, компания урманнар белән бәйле программаларга 2000 елдан бирле игътибар күрсәтә. Ә 2013 елдан ул «АЗСтан — урман» («Лес от АЗС») проектын эшләтеп җибәрде. Мәгълүм булганча, компаниянең ягулык салу станцияләреннән кергән акчаның бер өлеше яшеллек булдыру өчен тотыла. Урман экосистемасын торгызу исә үсемлекләр һәм хайваннарның санын, төрләрен арттырырга ярдәм итәчәк. Ә машиналар күп йөри торган трассалар янында утыртылган агачлар кешеләрне агулы газлардан һәм юллардагы тавыштан сакларга булышачак.

Быел компания «Циркуляр урман» дип аталган тагын бер зур проект башлап җибәрде. Проект нигезендә — усак агачы үсентеләре. Тик гади түгел, триплоид усак (ягъни өч хромосомалы гибрид) һәм ул клонлаштыру юлы белән үрчи. Ни өчен нәкъ менә усак соң? Чөнки, белгечләр әйтүенчә, әлеге агачлар, чыршы һәм нарат белән чагыштырганда, углерод диоксидын (углекислый газны) ике тапкырга күбрәк йота. Шулай ук алар башкаларга караганда тизрәк үсә һәм теләсә нинди һава шартларына яраклашырга сәләтле. Болар өстенә, усакның әлеге төре куе булып үсә һәм урманнарда дала үсемлекләре таралуга комачаулый.

Көн үсәсен төн үсә

Шунысы мөһим: әйләнә-тирә мохитне, табигатьне саклау эшенә «Татнефть» яшь буынны да җәлеп итә. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында биологик сыйныфлар ачылу да шул максаттан. Уникаль сигез сыйныфның өчесе Азнакай районының Актүбә, Победа бистәләрендә һәм Мәлбагыш авылы мәктәбендә тупланган.

Мәлбагыш мәктәбенең биология һәм химия укытучысы, биологик сыйныф белән җитәкчелек итүче Зинаида Сәмигуллина сөйләвенчә, заманча җиһазландырылган лабораториядә эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган.

— Узган елның августында «Татнефть» компаниясе безгә биологик сыйныф һәм шуңа янкорма итеп биологик лаборатория төзеп бирде. Төп эшләр шунда башкарыла. Һәркайда стериль чисталык булырга тиеш. Бу мәсьәләдә бер авырлык та юк. Кирәкле барлык приборлар, җиһазлар белән компания тәэмин итеп тора. Шул вакытта ук безгә клонланган үсемлекләр алып килделәр. Хәзер без әзер материалны микроклонлаштыру белән шөгыльләнәбез, — диде ул.

Лабораториядә укучылар усак, каен, ак сирень, кара бөрлегән, җиләк, чәчәк үсентеләре белән эшли. Шулай да төп игътибар усак агачына бирелә.

— Урманнарны торгызу максатыннан, агачларны төрләндерергә кирәк. Ә моның өчен озак вакыт таләп ителә, — ди Зинаида Сәмигуллина. — Мәсәлән, усакның чын агач булып җитлегүе өчен 25-30 ел вакыт кирәк. Ылыслы агачлар тагын да күбрәк вакыт сорый. Шуңа күрә компания усакның нәкъ менә триплоидлы төрен үстерергә булган. Алар тизрәк үсә һәм фотосинтез процессы өчен уңай шартлар тудыра. Димәк, бушап калган зур мәйдандагы җирләргә бу культураларны утырту безнең районда гына түгел, ә бөтен республикада атмосфера экологиясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Үсентеләрне башта махсус боксларда үстерәләр. Аннары торфлы савытларга күчереп теплицаларга утырталар. Моңа кадәр аларны Әлмәткә җибәрә торган булганнар. Күптән түгел генә «Татнефть» мәктәпкә заманча, зур теплица урнаштырган. Хәзер үсентеләрне шунда күчереп утыртачаклар.

Укучылар — төп ярдәмчеләрем

— Бер елдан артык вакыт эчендә 19 меңгә якын үсенте үстердек. Әлегә үзебезнең теплицада 200 ләп үсенте бар. Февральдә усакларны да шунда чыгарырга планлаштырабыз, — ди биология укытучысы.

Клонланган үсентеләрне укучылар, киләчәктә табигый тирәлеккә утыртып булсын өчен, стериль булмаган туфракка җайлаштыра. Мәсәлән, каен, ак сирень агачлары инде мәктәп ишегалдын матурлап утыра. Укучылар биологик сыйныфта да иң заманча җиһазлар кулланып, төрле тәҗрибәләр уздыра. Кыскасы, киләчәген химия, биология, медицина белән бәйләргә теләгән укучылар өчен мондый сыйныфлар — бик зур ярдәм.

Әлегә заманча җиһазландырылган лабораторияләрдә өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә. Ун егет һәм кыз «Киләчәкне булдыручылар» төркемен оештырган.

— Ят хезмәт булгач, башта авыррак булды, әлбәттә. Башлангыч вакытларда көн саен дәресләрдән соң шушы эш белән генә шөгыльләндек. Һәр үсемлеккә нинди тирәлек кирәклеген өйрәндек. Бер ел эчендә шактый тәҗрибә тупланды, үзебезгә күп яңалык ачтык. Укучыларым — минем төп ярдәмчеләрем, — ди 45 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган укытучы. — Алар бөтенесен эшли. Үсентеләрне карый, тәрбияли, проектлар әзерли, конкурсларда катнашабыз. Шунысы куанычлы: «Татнефть» эшебезне, тырышуыбызны күрә. Һәркайсыбызга рәхмәт хатлары, премияләр тапшырды, укучылар «Татнефть» лагерында ял итеп тә кайттылар.

Чыннан да, мәктәпнең биология, экология юнәлешендә уңышлары зур. Узган уку елында Мәлбагыш мәктәбе укучылары үзләренең проектлары белән республика конкурсларында призлы урыннарга лаек булган. Егет һәм кызларга хәтта халыкара форумнарда катнашу бәхете дә тәтегән.

Инде бүгеннән үк өлкән сыйныф укучыларына акрынлап алмашчылар да әзерли башлаганнар.

— Биологик сыйныфларга түбәнрәк сыйныф укучыларын да җәлеп итә башладык. 5 сыйныф укучыларыннан башлап, теплицага алып керәбез, эш тәртибе белән таныштырабыз, — ди Зинаида Сәмигуллина.

Яңа проектлар

Хәер, укучылар да, тынгысыз укытучы да ирешкән уңышлары белән туктап калырга уйламый. Инде кабаттан яңа проектка алынганнар. «Сугыш балаларына кәнәфер чәчәкләре» дип аталган проектның максатын исеме үк ачып бирә.

— Мәлбагыш авылында әтиләрен бер тапкыр да күрмәгән 27 апа һәм абый бар. Теплицада кәнәфер чәчәкләрен үстереп, Бөек Җиңү көнендә аларны әлеге өлкәннәргә тапшырасыбыз килә. Чәчәкләрнең бик матур төрен сайладык. Җәй көне бакчага да күчереп була. Көзен-кышын гөл савытындагы чәчәкләр бүлмәне матурлыкка күмәчәк, — ди Зинаида ханым.

Моннан тыш, укучылар мискантус дип аталган яңа төр үсемлек белән дә таныша башлаган.

— Аларның биеклеге өч метрга кадәр җитә, — дип аңлатты укытучы. — Галимнәр әйтүенчә, киләчәктә әлеге үсемлекләрне күп максатларда куллану мөмкин булачак. Мискантус кәгазь җитештерүдә агачны алыштырырга сәләтле. Кыскасы, агачларны саклап калу һәм туфракны яңартуда әлеге үсемлекнең роле зур булачак. Галимнәр аны хәтта биоягулык буларак та файдалану мөмкин диләр. Хәзер без үсемлекнең үзлекләрен, үсү шартларын тикшерү, өйрәнү белән мәшгуль. Бер төрдәге 120 данәне урамга утырттык. Икенче төрен теплицага урнаштырдык. Алары анда тиз үсеп китте.

Ел башында биологик сыйныфлар эшчәнлеге белән танышып йөргән вакытта «Татнефть» компаниясе җитәкчесе Наил Мәганов укучылар үстергән агач үсентеләрен сатып алырга әзер булуларын әйткән иде. Мәлбагыш укучыларының исә сынатырга бер генә сәбәпләре дә юк.

Нәтиҗәдә, «Татнефть» компаниясе утырткан агачлар республикадагы экологик вазгыятьне сизелерлек яхшыртыр дигән өмет бар. Шул ук вакытта Наил Мәганов: «Урманнар утырту гына аз. Әйләнә-тирә мохитне саклауда җаваплылык формалаштырырга кирәк. Бу табигать байдыкларын акыллы итеп файдалану, уңай экологик караш тәрбияләү, «яшел» башлангычларны арттыру дигәнне аңлата», — дип тә искәртте.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү