Дәресеңә тигән өлешең. Яңа ел алдыннан республика укытучыларын саллы күчтәнәч көтә

Казан укытучыларына хезмәт хакына өстәмә рәвешендә 50 мең сум акча түләргә җыеналар. Башкала укытучыларына барлыгы 552,3 миллион сум акча каралган. Район-шәһәрләрдә дә педагоглар буш кул белән калмаячак. Дөрес, суммалары төрлечә. «ВТ» хәбәрчесе халык теленә «Путин түләүләре» дип кергән өстәмә акчаның күләмен белеште.

Өстәмә түләнгән акчаны премия дип атау да дөрес түгел. Президентның Май указын үтәү, ягъни укытучыларның хезмәт хакын төбәктәге уртача эш хакы дәрәҗәсенә җиткерү өчен бирелгән сумма бу. Бу күчтәнәч ел ахырына кадәр ияләренә барып җитәргә тиеш. Күңелле яңалыкны күңелсез кабул итүчеләр дә юк түгел. Ник дигәндә, әлеге акча барлык директор һәм урынбасарларга да тәтемәячәк. Бер караганда, алар арасында да укытучылар кебек үк дәрес бирүчеләр бар. Республика мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзлар берлеге рәисе Юрий Прохоров әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Казан мәгариф идарәсенә хат җибәргән иде. Алары исә бу сорау белән республика Мәгариф һәм фән министрлыгына чыккан.

– «Путин түләүләре»н укытучылар гына алачак. Әмма директор урынбасарларына эләкми дигән сүз түгел. Әгәр кеше урынбасар вазыйфасын да алып бара, әмма аның төп эше укытучы икән, бу очракта өстәмә акча түләнә. Төп эше – урынбасар икән, каралмаган. Түләүләр район буенча билгеләнеп, һәр белем бирү оешмасына җибәрелә. Аны директор хәл итә, – диде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәт җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. – Казан укытучыларына түләнәсе акча 50 мең сумнан артып китә. Әмма бу һәр районда да шундый сумма булачак дигән сүз түгел. Ул укытучының эш күләменә карап билгеләнә.

Быел укытучыларга өстәмә акча түләнгән инде, тик ул суммалар төбәктәге уртача хезмәт хакын куып җитәр өчен җитеп бетмәгән.

– Бер мәртәбә түләүләр башка елларда 3–5 мең сум тирәсе була иде. Ә быел аның күләме зур. Аның артуы хисапка бәйле. Без Путин каршында Май указының үтәлеше буенча хисап тотарга тиеш, – ди Юрий Прохоров. – Әгәр Казанда түләү 50,9 мең сум булса, районнарда ул күпкә азрак. Бу әлеге оешманың хезмәт хакы фонды күләменә бәйле.

2022 елда мондый зур акча бирелмәскә дә мөмкин. Ни өчен дигәндә, киләсе елдан укытучыларның гына түгел, мәктәп директоры, урынбасар, кече тәрбияче, пешекче, техник хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы артачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Инстаграм» сәхифәсендә узган «туры элемтә»дә акчаның уртача 2,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр артачагын әйткән иде. Моннан тыш, стимуллаштыру һәм компенсация түләүләренең күләме дә үзгәрәчәк. Сыйныф җитәкчеләренә бирелә торган акча да саклана.

– Мәктәп директоры, урынбасарларына «декабрь акчасы» эләкми. Бер караганда, бераз үпкә дә бар. Без дә укытабыз бит. Тик моны тышка чыгармыйбыз. Икенче яктан, укытучы берничә башка өстенрәк булырга тиеш. Акчасы күп булса, укытучы эшенә ябышып ятачак. Моңа кадәр аларга бер сүз әйтергә дә курка идек. Ни өчен дигәндә, хезмәт хакы аз, дип укытучылар теләсә кайчан эштән китәргә мөмкин. Авыл җирендә укытучы табу җиңел түгел, – диде исемен әйтергә теләмәгән авыл мәктәбе директор урынбасары.

Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Әхмәдуллин әйтүенчә, хезмәт хакы белән бергә 103 мең сум алучылар да, шул ук вакытта ярты ставкада эшләүчеләргә 20–25 мең сум гына акча тигән очраклар да бар.

– Май указы буенча таләпләр үтәлеп бетә дип санамыйм. Ни өчен дигәндә, белем бирү йортларында укытучыларның эш күләме бер төрле генә түгел. Кемдер – бер, кемдер аннан күбрәк яки азрак ставкага эшли. Әгәр укытучы 1,5 ставкада дәрес бирсә, андыйларныкы 50–60 мең сум чыгачак. Авылда кайбер укытучының сәгать саны аз, әмма ул бик сыйфатлы эшләргә мөмкин. Яхшы укытучы булса да, премияне аз алачак. Шундый очраклар белән килешеп булмый. Әлеге акчаның мәктәп директорлары, урынбасарларга каралмавы да – зур кимчелек. Алардан башка мәгариф системасын алып барып булмый. Район бюджетыннан исә моның өчен акча бирә алмыйбыз. Бездә дә премия тигез түгел. Укытучыларга йөкләнеш ничек бирелә, шуңа карап бүленә, – ди Илфат Әхмәдуллин. – Укытучылар Яңа ел күчтәнәчен көтә инде. Бу атнада кулларына эләгер дип уйлыйм. Алар моңа лаек. Мөгаллимнәрне хөрмәт итәргә кирәк. Укытучылар бүген аена 80–100 мең сум акча алырга тиеш дип саныйм.

Мәктәп укытучылары гына түгел, вузларда белем бирүче мөгаллимнәргә дә Яңа ел премияләре киләчәк. КФУ ректоры карары белән укытучыларга 45 мең сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү