Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан – инновацияләр җәлеп итү үзәге

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия венчур форумының Күзәтүчеләр советы һәм оештыру комитеты вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда венчур бизнесына ярдәм итүләре һәм киләчәктә уртак эш юнәлешләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Бүген безнең уңышлы хезмәттәшлегебез нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы – инновацияләр җәлеп итү үзәге. Без ел саен Россия венчур форумын, шулай ук «Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацион идеясе» һәм «ИДЕЯ-1000» бәйгеләрен уздырабыз. Ә иң перспектив инновацион компанияләр акселерация программасын үтә», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемиягә карамастан, фәнни проектларга ярдәм итүнең әлеге инструментларына эшләүчеләр һәм галимнәр ягыннан ихтыяҗ арта гына бара. Икенче ел рәттән «50 идея» конкурсында катнашучылар саны арта. «Шуңа күрә әлеге ярдәм чараларын гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Утырышның көн тәртибенә «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVII республика конкурсы нәтиҗәләре һәм «Идея-1000» инновацион проектларга ярдәм итү программасы турында докладлар кертелгән иде. Алар белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм Татарстан Республикасы ИВФ директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясадылар.

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков фән сыешлы бизнеска ярдәм механизмнары турында сөйләде. Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды генераль директорының беренче урынбасары Александр Браверман федераль үсеш институтлары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

Акселерация программасы нәтиҗәләре турында «Пульсар Венчур Кэпитал» ДК генераль директоры Павел Королев сөйләде. Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм Санкт-Петербургның фәнни-техник үсеш төбәк фонды башкарма директоры Игорь Гладких 2022 елгы Россия венчур форумын үткәрүгә әзерлек турында хәбәр иттеләр.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды» ФДБУ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Фондның генераль директоры Сергей Поляков кул куйды. Килешү фәнни-техник өлкәдә кече эшкуарлыкка ярдәм итүгә һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында фәнни-инновацион проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.


Фикер өстәү