Аяз Шәфигуллин: Ютазы – сәнәгать өлкәсендә уңышлы район

«Кояш бездә иртә чыга». Республиканың Башкортстан белән чиктәш Ютазы районы халкыннан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Быел ул 30 еллыгын билгеләп узды. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин белән аның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләштек.

– Ютазы районында 20500 кеше яши. Шуның 73,7 проценты – татарлар, 24 проценты – руслар һәм башка милләт вәкилләре, – дип сүзен башлады ул. – Урыссуда 10500 кеше көн күрә. Шуның 46 проценты – руслар. Быелгы сан алу районда чуашлар саны артуын күрсәтте. 1990 нчы еллар башында Урыссудагы немецлар 7 процентка кадәр җиткән иде. Шул еллардан соң аларның күпчелеге Германиягә күченеп китте. Республикадагы иң озын күпер дә – Ютазы районында. Озынлыгы зур булмаса да, аны ике сәгать чыгасы, чөнки күршедәге Башкортстанда вакыт аермасы – 2 сәгать. Башкортстан белән чиктәш булгач, аралашып яшибез. Октябрьск шәһәренә барып эшләүчеләр күп. Аларныкылар бездә эш урыны таба. Пандемия башлангач та шәһәр мэры белән кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшләдек. Бездә табибларга кытлык юк. Аннан соң, Октябрьск шәһәре белән чагыштырганда, бездә җирләр арзанрак. Монда торып, шәһәргә эшкә баручылар күп.

Аяз Әдипович, Ютазының үзенчәлеге бренды нәрсә?

– Күпләр, Ютазы – чиста авыл хуҗалыгы районы, дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Районның эчке территориаль продуктының 56 проценты сәнәгать белән бәйле. Бездә «Татнефть» тә, «Башнефть» тә эшли, ләкин беркайчан да НГДУ булмады. Аның каравы бездә бүген бөтен предприятиеләр дә эшли. Безнең район эчендә ике тимер юл станциясе генә бар. Оборона заводында 850 кеше эшли. Урыссуда «Руда булмаган материаллар предприятиесе» гравий, ком чыгара. Элеваторыбыз бар. Төзелеш материаллары әзерли торган комбинат эшли. Шуңа күрә район халкы тырыш.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, безнең хуҗалыкларның берсенә дә инвестор кермәгән. Һәм эшкәртелмәгән бер генә сутый да җир юк. Монда барысы да үзебезнең фермерлар, егетләр эшли. Бүген дә: «Җир бирегез әле», – дип керәләр. Фермерлар эшләүнең зур уңышы – авыллар исән калды. Әгәр авыл хуҗалыгы предприятиесе бар икән, димәк, анда халкы мал тота, юллары кардан ачылган, сулары каралган. Иң зур авыл хуҗалыгы оешмасының җирләре 7 мең гектар булса, иң кечкенәсенеке – 50 гектар. Бу тармакта уртача хезмәт хакы – 30 мең сум. Район буенча 35–36 мең сум тирәсе чыга. Терлекчелек, игенчелек белән беррәттән җиләк үстерүчеләр, яшелчәчелек, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр бар.

Танылган композитор Софья Гобәйдуллинаның да тамырлары Ютазы белән бәйләнгән.

– Һичшиксез, без гыйлемле, укымышлы кешеләребез белән дә горурлана алабыз. Кәрәкәшле авылында гына да алты академигыбыз бар. Танылган композитор Софья Гобәйдуллинаның һәм аның туганнарының исеме шулай ук Ютазы районы белән тыгыз бәйләнгән. Бәйрәкә авылында София Гобәйдуллинаның бабасы Мәсгут Габдулгали улы Гобәйдуллин мәчет имамы вазыйфасын башкарган. Заманында авылда 7 мәчет булган.

Район өчен 30 ел күп тә түгел кебек. Шулай да, шушы еллар эчендә Ютазының йөзе ни дәрәҗәдә үзгәрде?

– Мин чыгышым белән шушы районнан. Укырга биш елга гына китеп алдым да, тормышымның калган еллары биредә узды. Район күзгә карап матурланды, камилләште. Бүген сәнәгать мәйданында 17 резидент эшли. Юллар буенча да проблема юк, чөнки районыбызның унитар предприятиесе бар. Аның үзенең асфальт заводы бар. Быел 43 ишегалдын төзекләндердек. Шуның 20се авыл җирлекләрендә эшләнде. Моннан тыш, грантлар отып, авылларда парклар кора башладык. Авыл халкына шәһәрдә яшәүчеләр белән тигез дәрәҗәдә мөмкинлекләр тудырылырга тиеш, дип саныйм. Ютазы ул Урыссу бистәсе генә түгел, ә 38 авыл да. Ике ел эчендә Акбаш, Ютазы, Подгорный, Иске Урыссу, Кече Урыссу җирлекләрендә парклар ясадык. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә арендалы торак программасында катнашу мөмкинлеген бирдек. Биш ел эшләгәч, ул йортны сатып ала алалар. Шуңа күрә безнең төп бурыч – кечкенә авылларны бетермәү.  Бүген газ кермәгән бер генә авыл да юк. Авылларда, җирлекләрдә халыкны ничек калдырырга була икән, дип уйлый идем. Башта бу мәсьәләнең чишелешен йортлар төзүдә күрдем. Юк, алай булмады. Безнең күпчелек ир-ат Себергә барып эшли. Мондагы хезмәт хаклары да андагы белән тигезләште диярлек. Ләкин һаман да читтә эшләүләрен дәвам итәләр. «Ник алай?» – дип сорагач: «Бер ай эшлибез дә, тынычлап, бер ай ял итәбез. Көн саен иртәдән кичкә кадәр эшләүдән киттек инде без», – диләр. Шуңа күрә иң авыр мәсьәләләрнең берсе – кадрлар җитмәү.

Быел шактый сынаулы ел булды. Яңа елга нинди сабак алып керәсез?

– Хәзер авыручылар кимеде инде. Прививка ясатучылар да күп. Шулай да, 60 яшьтән өлкәнрәкләр белән эшләү авыр әле. Кызганыч, күпләр «ул миңа кагылмас» дип уйлый. Сабак алу дисәк, беренчедән, прививка ясарга кирәклегенә төшендек. Авырудан качып котылып булмаячагын аңладык. Икенчедән, оптимизациянең тискәре нәтиҗәләрен күрдек. Үз вакытында без бөтен йогышлы авыруларны дәвалый торган хастаханәләрне ябып, берләштереп бетердек. Ә менә шушы авыру килеп чыккач, аның ялгыш адым булуын аңладык. Авыручылар белән башта Әлмәт, аннан Лениногорск, Бөгелмә хастаханәләре тулды. Нәтиҗәдә үзебездә кабаттан йогышлы авырулар бүлеге ачып эшли башладык. Өченчедән, халыкта дисциплинаның булмавын аңладык. Авырулар санын киметер өчен бирелгән ялларда халык, киресенчә, чит илгә чыгып, авырулар ташыды. Киләчәктә әлеге сабаклар уңай нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч бирер дип өметләник.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү