“Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган “Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Биредә ел буе үзеннән экологиягә өлеш керткән иң-иңнәрне бүләкләделәр. Табигать сагында торучылар арасында сәнәгать оешмалары да, балалалар бакчасы коллективлары да, мәктәпләр, вузлар, хәтта актив гаиләләр, журналистлар да бар.

Әлеге чараны ачып җибәргән Татарстан Премьер-министр урынбасары Камил Нигъмәтуллин, тирә-якны саклауга баланы бишектән үк өйрәтергә, экологик тәрбия һәр гаиләдә бирелергә тиеш, диде.

– Безнең республика – икътисадый яктан алдынгы санала. Шулай булгач, безгә табигатьне ныклап саклап бурычы да куела. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәтебез экологиягә зур игътибар бирә. Табигатьнең чисталыгы, экологиянең сыйфатлы булуы – кешеләрнең сәламәтлегенә, тормыш рәвешенә турыдан-туры йогныты ясый. Шуңа да без икътисад һәм экология арасында балансны тотарга тиеш, – ди Рөстәм Нигъмәтуллин. – Узып баручы елда “Экология” илкүләм проекты кысаларында “Иделне савыктыру”, “Татарстанның чиста урманнары”, “Уникаль су объектларын саклау” проектларына шактый күләмле акчалар бирелә. Без бу илкүләм проектларда катнашуын тагын да дәвам итәчәкбез.

Рөстәм Нигъмәтуллин эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап кына калмады, залда утыручыларга рәхмәтен дә җиткерде. Ә менә каләм ияләренә аерып рәхмәтен әйтте. Хәер, бу чарада журналистларны котлап һәм бүләкләп кенә калмадылар. Сәхнәгә чыккан һәр җитәкче матур сүзләрен җиткерде. Аеруча Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков зурлады.Сезсез нишләр идек, диде ул.
– Бүген елга нәтиҗә ясау гына түгел, рәхмәт әйтү көне дә, – диде ул үз чыгышында. – Сәнәгать оешмалары экология чараларына акча кызганмый. Узган ел экологияне саклауга 11,5 млрд. сум тотылса, шуның 6,8 млрд.сумы оешмалар ярдәме. Бәйгегә килгән эшләрне күргәч, катнашырга теләүчеләрнең елдан-ел артуын күрәбез. Бу – республика халыкның тирә-якка битараф түгеллеген күрсәтә. Халыклар бердәмлеге елында без тагын бер кат бөтен өлкәдә дә бердәм икәнлегебезгә инандык. Шуңа бер мисал. Без “Вода Россия” бәйгесендә катнаштык. Россиянең 85 субьекты арасында Татарстан беренче урынны алды.

Залда исә, беренче урынга лаек булган гаиләләр дә бар иде. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Ханнановлар гаиләсе ел буе агач утырткан, барлык экологик чараларда актив катнашкан. Әтиләре Илнур да, кызлары Азалия дә төрле номинацияләрдә җиңү яулау өстенә, алар “Экологик гаилә” дигән исемгә дә лаек булды.

– Болай ук зурлыйсыларын белмәдем. Без бит инде җыештыру, чистарту, агач утыртуны кеше өчен түгел, балаларны тәртипкә өйрәтәм дип башкарабыз. Насыйп булгач, Казанга килеп, зур сәхнәләргә чыктык, – ди Илнур. – Безнең эшне күреп, бәяләп, үсендереп торучылар булганда, ничек инде читтә калып булсын. Алга таба да мондый чараларда катнашырбыз дип уйлыйм. . Бу җиңүне киләчәккә тагын да ныклап эшләргә кирәк дип кабул иттек.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү