Педофилларны гомерлеккә төрмәгә утыртачаклар

Законны кырысландыру балаларны мондый җинаятьчеләрдән саклау мөмкинлеге бирәчәк.

Дәүләт Думасы балаларны педофиллардан саклауга бәйле мәсьәләне карап тикшергәннән соң аларга карата җәза чарасын кырысландыру зарурилыгы турында фикергә килгән. Балигъ булмаганнарга, шулай ук ике һәм аннан күбрәк балага карата көчләү гамәлләре кылган өчен моңа кадәр хөкем ителгәннәргә дә кагылачак бу. Депутатлар фикеренчә, педофилларны гомерлеккә төрмәгә утырту балигъ булмаган балаларны, аларның әти-әниләрен, тулаем җәмгыятьне мондый җинаятьчеләрдән саклау мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү