Татарстанда торак һәм җир кишәрлекләре алучылар арткан

Быел республикада торак һәм җир кишәрлекләрен сату-алу килешүләре күпкә арткан.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе 2020 елның 11 аенда торак сату-сатып алу буенча 100 меңләп килешүне теркәсә, агымдагы елда инде бу сан 150 меңгә тулып килә. Җир кишәрлекләренә килгәндә, узган  елда  – 55 меңнән артыграк, быел  115 меңгә якын  кишәрлек сатып алу документлары рәсмиләштерелгән. Шул рәвешле күчемсез милекнең бу төрләренә ихтыяҗ узган елдагы белән чагыштырганда 52 һәм 108 процентка арткан.

Росреестр идарәсе быел 11 ай эчендә барлыгы 1 миллион 215 мең теркәү гамәлен башкарган. Бу –  узган елдагыга караганда 37 процентка күбрәк.


Фикер өстәү