Үзем тапкан мал түгел, хөкүмәтнеке жәл түгел: Россиядә «откат»лар күләме астрономик саннарга җиткән

Бездә валюта кризисы булганда, мәскәүлеләр нишли әле? Әйе, авырлыкны халык җилкәсенә салалар. Гаҗәп нык кыйммәтләнгән углеводородлар сатканда да, экспорт импортны күпкә узып китсә дә, бюджет профицитлы булып салым акчасыннан бүселсә дә, валюта курсы мәтәлчек атканда безнең кесәләр зур югалту кичерә.

Бездә бит инфляция дә ике төрле: Росстат бәяләр үсешен үз калькуляторы белән исәпли, «Ромир» – социаль һәм маркетинг тикшеренүләре белән шөгыльләнүче компания – башка калькуляторга сала саннарны. Шуңа күрә Росстатның ноябрь инфляциясе 8 проценттан аз гына югары булса, «Ромир»ныкы 17 проценттан артыграк икән. Икенчесен реаль инфляция дип атау гадәткә кергән. Кара халык исә бәяләр үсешен 30 проценттан арта дип белә.

Бәяләр үсешендә дәүләт сатып алулары дигән схема (госзакупки) бик зур роль уйный. Чиновниклар «үзем тапкан мал түгел, хөкүмәтнеке жәл түгел» дигән принциптан чыгып эш итәләр. Бу бик күптәннән – инде туксанынчы еллардан ук килә торган ямьсез традиция. «Откат» дигән нәрсәне кем генә белми? Менә шул откатлар елдан-ел үсеп, астрономик саннарга җитә.

Югары икътисад мәктәбе белгечләре соңгы көннәрдә генә дәүләт сатып алулары вакытында чиновниклар кесәсенә күпме кыек акча яуганын исәпләп күрсәтте. Алар дәүләт контрактларына тендерларда катнашучы меңнән артык компаниядән сорашып белешкәннәр һәм бәянең 20 проценттан артыграгы откат булуын ачыклаган. Акчага күчергәч, 6 триллион сум килеп чыга икән. Бу сан илнең ике оборона бюджетына, көч структураларының 3 еллык бюджетына, югары белем системасының 6 еллык бюджетына тиң, ди. Чиновниклар кесәсенә эчке тулай продуктның 6,2 проценты төшеп сеңә. Бу мәгълүматны дүшәмбе көнне РБК мәйданга чыгарды. Дөрес, Хисап палатасы ел саен триллионлаган сум акчаның тиешсез урыннарга юкка чыгуы турында кисәтеп килде моңарчы да. Без ул хәлләргә бик күнектек.

Бер яктан караганда, тендер булгач, бюджет акчасын сакларга тиеш инде ул, дәүләт сатып алулары иң түбән бәя тәкъдим иткән компанияләр өчен генә контрактларга юл ачарга тиеш. Тик тормыш чынлыгы башкача килеп чыга. Тендерда кемнең җиңәсе ул оештырылганчы ук мәгълүм була инде. Откатны кем күбрәк түли, тендерны шул ота. Откат суммасы 3 проценттан алып 65 процентка кадәрге аралыкта тирбәлә икән.

Россиядә әлегә коррупцияне туктатып булмый дип саный рәсми даирәләр. Президент сүзчесе Дмитрий Песков әфәнде март аенда гына безнең җәмгыятьнең әле моңа «өлгермәвен» аңлатып, «кешеләр үзләре ришвәт бирәләр» диде һәм якындагы вакытта гына берни дә үзгәрмәс дигән фикер белдерде. Үзгәреш бар ул үзе, әмма кире якка: коррупция тоталь рәвештә үсә.

                                Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү