Җәмилә Керимова: Кеше пешергәнне ашау – ялкаулык түгел

Җәмилә Керимова пешергән ризыкларны мактап туя алмыйлар. Читтән эшләгәнен карап торсаң, аның кулы кулга йокмый. Беркая кабаланмый, ашыкмый, шул ук вакытта тиз арада өстәл тутырып ризык әзерләп куя. Тәҗрибәсе зур Җәмиләнең. Эш урынында пешерү генә җитмәгән, буш вакытында да тик утырмый: заказга азәрбайҗан, татар, грузин, төрек ризыкларын әзерләп бирә. «Эшсез торсам, күңелгә нидер җитми кебек. Мин ял итәргә өйрәнмәгән», – ди Җәмилә.

Казанга килгәненә дә 34 ел була икән инде. Булачак ире белән Бакуда бер сыйныфта укыган ул. Мәктәпне бетергәч, егет, белем алырга дип, Казанга юл тота. Укый да, шул ук вакытта заводта да эшли иде. Ә бер елдан кайта да үзе белән Җәмиләне алып китә. Туйны Казанда үткәрәләр.

– Иремнең дуслары безгә бер дигән бәйрәм ясады, – дип искә ала Җәмилә. – Өйләнешкәч, эш урыныннан тулай торакта бүлмә бирделәр. Мин дә заводка урнаштым. Дөрес, озак эшләргә туры килмәде. Башта кызыбыз Амалияне алып кайттым. Бер ел да үтмәде, улыбыз Рамин туды. Өченче балам Ләйланы 41 яшемдә таптым. Хәзер аңа 14 тулды инде. Әле ярый шулчакта куркып калмаганмын, дим. Өйдә кызым булгач, шулкадәр рәхәт. Олы кызым әзәри егетенә кияүгә чыгып, Мари Илендә яшиләр. Игезәк малайлар үстерәләр. Улым әлегә ялгыз.

Җәмиләнең дә, иренең дә туганнары күп Казанда. Татарлар белән туганлашып беткәннәр. Ике милләт бик тату яшибез, ди Җәмилә.

– Олы абыем үлгәнгә 18 ел инде. Шуңа да карамастан, киленебез бик якын итә. Кунакларга йөрешәбез, йә алар безгә килә, йә без барабыз. Татар кызларының иң уңганнары эләкте безгә. Миңа милли ризыкларны да алар өйрәтте. Мин өчпочмак та пешерәм, мантый да, бәлеш тә, өлеш тә, гөбәдия дә ясыйм. Аш токмачы да кисәм. Нинди ризык ашап карыйсыбыз килә – шуны пешерә алам, – ди ул.

Моннан ел ярым элек Җәмилә заказга да ризыклар пешерә башлаган.

– Үземә пешергәнне интернетка куйган идек, заказлар бирә башладылар. Азәрбайҗан ризыкларын яратып ашыйлар. Гөбәдия, бәлешне дә еш сорыйлар. Пешергәндә намус турында истән чыгармыйм. Кеше 1 кило ризык сораса, артыграк итеп әзерлим. Минем өчен сан түгел, сыйфат кирәк, – ди ул. – Кайбер бәйрәмнәргә өстәл дә корып бирәм. Башта заказ бирүче белән бергәләп меню төзибез. Әзерләп бетергәч, ризыкларны килеп алалар. Кайбер клиентлар белән хәтта очрашкан да юк. Ике арада такси йөри. Кешедән сорап эшләтәләр икән, бу әле ялкаулык дигән сүз түгел. Хәзер кеше бик арый. Эштән соң бәйрәм ясарлык рәте калмый. Болай эшләгәндә, вакыт та янга кала, мәҗлескә дә арыган килеш бармыйсың.

Җәмиләдән: «Ризыкларыгыз гел уңамы?» – дип сорыйм. Ә ул бер дә икеләнмичә, әйе, ди. Үзенә нык ышанган ул. Ышанмаса, туган яктан читтә өч бала үстереп, күпме туганны бер учка җыеп тора алыр идеме? Әнә бит ире Сарраф та күзләренә генә карап тора. Аларга карагач, яратуның нинди тылсымлы икәнен аңлыйсың. Гаиләдә аңлаучың булганда, сине үсендереп торганда гына ризык та тәмле, өйләр дә ямьле буладыр ул!

Җәмиләдән бозбаш рецепты

Әлеге ризык өчен 1 килограмм сөякле ит, 4 бәрәңге, 1 суган, 100 г нут борчагы, 5 данә борыч, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы тоз кирәк була. Иң элек нут борчагын 3 сәгатькә суга салып торабыз. Аннары кәстрүлгә су, ит салып шулпа куябыз. Ул кайнап чыккач, нут салабыз. Алар пешкән вакытта суганны вак итеп турарга һәм алтынсу төскә кергәнче кыздырырга кирәк була. Шуңа 2 кашык томат пастасын кушабыз. Алар өстенә чистартылган бәрәңгене эре итеп турап салып, аз гына кыздырабыз. Шулар өстенә шулпаны салабыз. Итне кисәкләргә бүләргә кирәк. Бәрәңге пешкәнче кайнатабыз. Бозбашны табынга яшел тәмләткечләр белән чыгарабыз.


Фикер өстәү