Данил Сәфәров: Путинга туган телләргә бәйле сорау бирергә уйлыйм

23 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путинның матбугат очрашуы узачак. Чарага 500ләп журналист чакырылган. Бу — Путинның дәүләт башлыгы вазыйфасында матбугат вәкилләре белән 17 нче очрашуы.

Әлеге чарада Татарстанның биш массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре дә катнашачак. Без исә аларның берсе — «Матбугат.ру» порталының баш мөхәррире Данил Сәфәров белән сөйләштек.

— Россия күләмендә уздырылучы мондый матбугат очрашуына беренче баруым. Моңарчы телевизордан, интернеттан күзәтә идем. Белүемчә, быел пандемия аркасында чикләүләр кертелгән, журналистлар саны да азрак буласы икән, — дип сөйләде ул.

— Без аннан Россия Президентына нинди сорау бирергә ниятләве турында да сорадык:
– Туган телләр үсеше белән бәйле сорау бирергә уйлап торам. Әгәр дә микрофон эләксә инде. Быел сүз күбрәк пандемия, вакцинация, икътисадый хәлләр, бәяләр үсү турында булыр инде. Кайбер журналистлар, гомумән, сорау белән түгел, ә ниндидер конкрет үтенеч, гозер белән киләләр. Һәрхәлдә узган еллары шулай иде. Быел ничек булыр, анысын кайткач сөйләрмен, Аллаһы боерса, — диде Данил Сәфәров.


Фикер өстәү