Әгъзам Гобәйдуллин: Кешенең авылдан китүе – табигый күренеш

Авылда яшәүче бер генә кешенең дә авыл советы башлыкларына йомышы төшмичә калганы юк. Зур, күләмле проблемалардан алып, шәхси мәсьәләләргә кадәр ярдәм өмет итеп халык алар янына бара. Шушы көннәрдә узачак муниципаль берәмлекләр Советының XVI съезды алдыннан «Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән җирлек башлыкларының абруе, хезмәт хаклары һәм нәрсә белән янып яшәүләре турында сөйләштек.

– Муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтләре бик зур, – дип сүзен башлады Әгъзам Гобәйдуллин. – Аларның барысы да халыкның тормыш шартларын яхшыртуга корылган. Соңгы елларда республикада бик күп программалар эшли. Аларның максаты – авыл белән шәһәр арасындагы киртәне бетерү. Бу исә – яхшы юллар, матур мәктәпләр, клублар, өй эчендәге шартлар. Бүген мин авыл белән шәһәр тормышы арасында аерма юк дип әйтә алам. Кайсы гына авылга барып керсәк тә, йортларына газы, суы кергән, хәтта ваннасы белән бәдрәфенә кадәр бар. Бу эшләрдә район җитәкчелегенең дә, авыл советы башлыкларының да роле зур.

Пандемия күп нәрсәләргә үзгәреш кертте. Сезнең фикерегезчә, муниципалитетлар елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлый? Әлеге ел авыл советы башлыкларын ничек үзгәртте?

– Чыннан да, барыбызга да күп нәрсәгә җайлашырга туры килде. Шушы тыныч булмаган вазгыятьтә дә эш темпын киметмәскә, планлаштырган эшләрнең барысын да эшләргә кирәк иде. Пандемия, беренче чиратта, бер-беребезгә карата игътибарлы булырга кирәклеген өйрәтте. Җитәкчеләр үз-үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә сәламәтлеген кайгыртырга тиеш булды. Пандемиянең зур авырлыгы беренче чиратта эшмәкәрләргә төште. Кемнәрдер эшен туктатырга, кемдер эштән китәргә мәҗбүр булды. Шушы вакытта да район һәм авыл җирлеге башлыклары аларга ярдәм кулы сузарга тырышты. Алар халык арасында да аңлату эшләре алып барды. Аеруча вакцина белән бәйле мәсьәләдә аларга дөрес мәгълүмат бирергә кирәк иде. Кызганыч, халык тискәре хәбәргә бүген күбрәк ышана. Аның сәбәбен аңлыйбыз да шикелле. Хакимияткә ышаныч җитеп бетми. Димәк, бу мәсьәләдә безгә, җитәкчеләргә, ныклы эш алып барырга, халыкка вәгъдә иткән сүзеңне вакытында үтәргә кирәк.

Әгъзам Саматович, коронавирус белән бәйле вазгыятьтән тыш, бүген авыл җирлекләре башлыкларын нинди төп мәсьәләләр борчый? Аларны бүген нәрсә сөендерә һәм көендерә?

Бүген авылда яшәү шартлары яхшы булуга карамастан, кызганычка, халык аннан китә. Яшьләр китә, чөнки эш белән тәэмин итү проблемасы бар. Көтелмәгән реформалар нәтиҗәсе буларак, колхозлар бетте. Алар урынына авылларга зур инвесторлар килеп керде. Элеккеге колхоз системасындагы фермалар юкка чыгарылды һәм кешеләр эшсез калды. Бу процесс әле дә булса дәвам итә. Икенче яктан, безнең авыл хуҗалыгында продукция җитештерү кимеми. Мегафермалар төзелә, техника егәрлеге арта. Шунлыктан кул хезмәтенә ихтыяҗ бетте диярлек. Узган гасырда Россиядә 150 мең авыл юкка чыккан. Ә соңгы 21 ел эчендә 35 мең авыл беткән. 1–2 кешелек кенә 32 мең авыл бар. Димәк, алары да юкка чыгарга хөкем ителгән дигән сүз. Ләкин авыллар бетүдән фаҗига ясарга кирәкми. Бу процессны туктатып булмый. Бәлки булыр иде дә, ләкин моның өчен сәясәтне үзгәртергә, бик күп чыгымнар чыгарырга кирәк. Авылда халыкның 25–26 проценты яши. Шуның 17 проценты – пенсия яшендәге кешеләр. Башка чит илләрдә  дә авылда халыкның 1,5–2 проценты гына яши. Шуңа күрә авыллар бетү, кешенең аннан китүе – табигый күренеш. Безгә исә матур яши торган, ныклы, киләчәге булган авылларга күбрәк игътибар күрсәтеп, аларга ярдәм итәргә кирәк. Авылларда зур предприятиеләрнең филиалларын төзү дә яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирер иде. Республикада андый үрнәкләр дә бар. Чынлыкта хәзер ит, сөт продукциясен сатуда бернинди дә проблема юк. Тырышкан кешегә уңышка ирешер өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Иренмичә эшләргә генә кирәк. Бүген авылларда иң зур проблемаларның тагын берсе – су белән тәэмин итү. Ә моның өчен финанслау җитәрлек булу кирәк. Шушы көннәрдә булачак съездда бу мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Анда 500гә якын делегат катнашачак.

Бүген авыл җирлекләре башлыкларының уртача хезмәт хакы күпме?

Муниципаль берәмлекләрдә хезмәт хаклары шул: җитәкчеләрнеке – 23–25 мең сум, өстәмә түләүләр, премияләр белән 45–50 мең сум чыга. Башкарма комитет рәисләренең, хисапчыларның хезмәт хаклары – 18–22 мең сум. Кайбер районнардагы  башкарма комитетларда белгечләргә кытлык 10–20 процентны тәшкил итә.

Кайвакыт, авыл җирлеге башлыкларының күп булуы үзүзен аклыймы икән, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Сезнең моңа карата фикерегез нинди?

– Аларның һәркайсының үз урыны бар. Республикада барлыгы 3100 авыл, 872 җирлек. Уртача алганда, һәркайсына 4әр авыл туры килә. Авылда яшәгән кешенең көндәлек мәшәкатьләре бик күп. Аларны хәл итүдә авыл башлыкларының көче күп керә. Шуңа күрә алар бүген – халыкның төп таянычы. Колхоз-совхозлар вакытында авыл халкы рәис янына бара торган иде. 1990 нчы еллардан соң бу вәкаләтләр авыл советларына күчте. Ә ул елларда аларның мөһердән башка бер нәрсәләре дә юк иде. 131 нче закон нигезендә, һәр вәкаләт финанс белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Кызганыч, бурычлар йөкләнә, тик кайберләрен тормышка ашырыр өчен җитәрлек финансланмый. Шуңа күрә менә шушы бушлыкны тутырыр өчен, республикада төрле грантлар, субсидияләр бирелә. Мәсәлән, ел саен 170 авыл советы 1,5 млн сумлык грант ота. Шулай ук үзара салым да күп мөмкинлекләр бирде.

Әлеге теманы дәвам итсәк, башлангыч елларында халык үзара салым программасына шикләнеп карады. Хәзер эш нәтиҗәсе күз алдында булгач, 10002000 сум акча җыючы авыллар да бар. Шул ук вакытта 300400 сум җыярга каршы килүчеләр дә юк түгел. Монда сәбәп нидә?

– Аңлату эшләре җитеп бетмәүдә. Халыкны җыеп, барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Хәзер андыйлар саны аз инде. Ничек кенә булмасын, программага ышаныч елдан-ел арта. Узган ел халыктан 256 млн сум акча җыелды. Һәм ул акча 1 млрд 200 млн сум булып кайтты. Әлеге вакытта да киләсе ел өчен җыеннар бара. Ләкин мин халыктан зур суммада акча җыю яклы түгелмен. Элек бит бер авылдагы эшләрне гомуми суммадан башкаралар иде. Хәзер һәр авыл халкы үзе өчен үзе җыя.

Сез үзегез шәхсән авыл башлыклары белән ни дәрәҗәдә еш очрашасыз?

– Елына ике тапкыр барлык авыл советы башлыкларын зональ киңәшмәгә җыябыз. Монда нәтиҗәләр ясала, планнар билгеләнә. Аннан соң кайсы гына районга барсам да, җирле үзидарә башлыкларын җыеп сөйләшәбез. Болардан тыш, онлайн да, телефон аша да даими рәвештә элемтәдә торабыз.

 Муниципаль берәмлекләр советы саннарда

– Муниципаль берәмлекләр башлыклары вазыйфасын 896 кеше били.

– 42 муниципаль район башлыклары район белән җитәкчелек итүне шәһәр (29) яки авыл (13) җирлеге белән җитәкчелек итүне бергә алып бара.

– Авыл советы башлыкларының уртача яше – 45 яшь. 35 яшькә кадәр – 8, 35–50 яшькә кадәр – 35, 50 яшьтән өлкәнрәкләр 57 проценты тәшкил итә.

– Муниципаль берәмлекләр башлыкларының 80,8 процентының – югары, 17 процентының – урта махсус, 2,3 процентының  урта белеме бар.

 


Фикер өстәү