Владимир Путинның матбугат вәкилләре белән очрашуы башланды

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе башланды. Ул Мәскәүдә, “Манеж” күргәзмәләр залында уза. Мондый очрашу 17 нче мәртәбә оештырыла.

Матбугат конференциясен «Россия 1», «Россия 24», НТВ һәм “Беренче” канал, шулай ук «Маяк», «Вести ФМ» һәм «Россия радиосы» радиостанцияләре турыдан-туры трансляцияли. Сүз уңаеннан, былтыр әлеге чараны 7,3 млн артык россияле караган. Журналистлар белән очрашу 4 сәгать тә 29 минут дәвам иткән иде.

Путин белән очрашуга 507 журналист чакырулы. Бу Россия, ил төбәкләре һәм чит илдәге матбугат чаралары вәкилләре. Искәртеп үтик: Татарстаннан Президент белән очрашуга биш журналист китте.

Журналистлар ил башлыгы белән бер залда утыра. Коронавируска бәйле чикләүләрне исәпкә алып, чарада социаль аралык саклана.


Фикер өстәү