Владимир Путин Россия икътисадының пандемия кебек куркыныч шартларга әзер булуын әйтте

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе башланды. Беренче сорау “Интерфакс” агентлыгыннан иде. Ул ил икътисадының коронавируслы шартлардагы хәле турында булды.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, коронавирус белән көрәш әле дә дәвам итә. Хәзер “омикрон” штаммы куркыныч тудыра.
Икътисадка килгәндә, Владимир Путин әйтүенчә, ил икътисады мондый куркыныч шартларга әзер иде һәм башка дәүләтләргә караганда әлеге вазгыятьне яхшырак кичерде.

– Икътисадның кимү дәрәҗәсе 3 процентны тәшкил итте. Безнең икътисад башка илләргә караганда тизрәк торгызылды. Тулаем эчке продуктның (ВВП) 4-5 процентка үсеше көтелә, сәнәгать җитештерүе үсеше 5 процентка үсәр дип фаразлана. Икътисад нәтиҗәләре Россия өчен бик зур экспорт потенциалын саклап кала, – диде дәүләт башлыгы. — Уртача хезмәт хакы да арта башлады. Әйе, барлык кешеләрнең дә түгел. Уртача күрсәткечләргә таянып әйтәм.

Тулаем алганда, Хөкүмәт эше белән дә, Үзәк Банкны эше белән дә канәгать булуын әйтте Путин.


Фикер өстәү