Казанда бер хатын олы яшьтәге әнисен ризыксыз һәм сусыз подъездда тоткан

Казанда бер ананы үз кызы подъездда ризыксыз һәм сусыз тоткан. Мондый шартларда ул бер генә ай яшәмәгән дип фаразлана.

Казанда подъезд тамбурында өлкән яшьтәге ханым яшәгән. Аның сүзләренчә, аны монда кызы тоткан. Волонтер, җәмәгать эшлеклесе Юлия Хәкимова хәбәр итүенчә, ана подъездда бәдрәфсез, ризык һәм сусыз яшәгән. Әлеге мәхшәрнең инде бер айдан артык дәвам итүе дә мәгълүм.

Социаль ярдәм хезмәткәрләре аны коткару өчен озак кына тамбур ишеген ача алмаган. Соңрак зыян күрүчене чыгарганнар һәм хастаханәгә илткәннәр.


Фикер өстәү