Владимир Путин хакимиятнең бер кулда булуы турындагы фикерне шәрехләде

Журналистлар Россия Президентыннан ил хакимияте турында фикерен сорашты.

Владимир Путин әйтүенчә, Россиядә хакимият өч институтка – башкарма, закон чыгару һәм суд хакимиятенә бүленгән.

– Хакимият бер кулда дигәннән, бездә бүленеш бар. Әлбәттә, ил үсешенең һәр чорында бу хакимиятнең вәкаләтләрендә төрле үзгәрешләр булырга мөмкин. Ил бердәм, нәтиҗәле эшләсен өчен, без аларның эшчәнлеген тәэмин итәргә тиеш. Ахыр чиктә, җәмгыятьнең ничек оешуын Россия халкы үзе сайлый, – диде Россия Президенты.


Фикер өстәү