Киләсе елда шәхси йортлар күбрәк төзеләчәк

Киләсе елда Татарстанда 2,75 миллион кв. метр торак мәйданын файдалануга тапшыру күздә тотыла.

2023 елга төзелгән пландагы күрсәткеч  – 2,8 миллион кв. м чамасы. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев белдергән. Белгечләр фаразлавынча, төзелешнең якынча 40 проценты күпфатирлы йортларга, 60 проценты  шәхси йортларга туры киләчәк. Хәзерге вакытта  Татарстан торак төзү буенча Россиядә җиденче урында бара. Ә Идел буе федераль округында – Башкортстан белән бертигез дәрәҗәдә. Республиканың төгәл урыны киләсе елның гыйнвар – февраль айларында рәсми йомгак ясалганнан соң билгеләнәчәк.


Фикер өстәү