Тукай районы суды элек очрашып йөргән егетенә пычак белән ташланган 21 яшьлек укытучыга карата хөкем карары чыгарган.
Алдагы 6 ел ярым вакытын укытучы гомуми режимлы төзәтү колониясендә уздырачак, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галииев.
3 сентябрь көнне Тукай районының «Татарстан» совхозында көллиятнең 17 яшьлек студенты йортында яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр күңелсез тәмамлана. Кыз егетнең күкрәген яралый һәм ул хастаханәгә озатыла.