“Иремне соңгы юлга озаттык, урамда калдык”

Кичә Арча районының Сарай-Чокырча авылында янгын чыгып, Вәлиевлар гаиләсен зур хәсрәткә сала. Янгын гаилә башлыгы Рәшит абыйны да алып китә.

– Көтмәгәндә нинди авыр кайгы килде. Бернәрсәсез калдык. Без олы малаем, ирем бергә яши идек. Кичә мин эшкә киткәч, ут чыга. Иртәнге уннар тирәсе була ул. Ирем башта өйдән чыга, аннары кире керә. Документларны алып чыкмакчы була, – дип сөйли Венера апа. – Тик Рәшитем кире чыга алмый. Ирем булса, йорт-җир өчен дә борчылмас идем. Йөрәкләрем өзелә инде. Бик үкенечле булды бу хәлләр.
Венера апа эштән өенә кайтканда йортлары дөрләп яна. Мунча да, сарайлары да көлгә әйләнә.

– Ничекләр яшәрмен. Бүген иремне җирләдек. Кичә күршеләрдә кундык. Бүген дә алар да әле. Барыр җирем юк. Нишләргә дә белмим. Бик авыр вакытларым, – ди ул.

Вәлиевлар гаиләсенә ярдәм итәр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Венера Вәлиева исемендәге Саклык банкы картасы: 2202 2005 5171 61152. Улы Айдар исемендәге Саклык картасы номеры: 2202 2013 1079 2375.
Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 89656242756.


“Иремне соңгы юлга озаттык, урамда калдык”” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ