Казанда үзәк чыршы ачыла

“Казан гаилә үзәге” янында төп Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы була.

Бүген Татарстан башкаласында төп Яңа ел мәйданчыгы ачыла. Шәһәрдә 35 метрлы иң биек чыршы “Казан” гаилә үзәге янына урнаштырылган.

Мэриянең матбугат хезмәтеннән белдерелгәнчә, үзәк чыршыны ачу хөрмәтенә концерт, «КышДаКар-фест” фестивале оештырыла. Әлеге тамаша Цифрлаштыру елы уңаеннан уздырыла. Ике “QR-кот” – 2 тәртипсез мәче Казанда яшәүчеләрнең һәммәсенең йортына кереп, алар белән бәйрәм итәргә хыяллана.

Бәйрәмдә җырчылар Лейна, Анастасия Макарова, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм “Зәкәрия” төркеме чыгыш ясаячак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Төп чыршы 16.30 сәгатьтә ачыла.


Фикер өстәү