Татарстанда халыкның 74,5 проценты коронавируска каршы вакцина ясаткан

Татарстанда коронавируска каршы прививка кадатучылар саны соңгы ике айда аеруча күп булган. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Ике ай эчендә рекордлы сандагы кешеләргә вакцина ясалган.

– 11 октябрьдә карар кертелгәннән соң, ике ай эчендә 1 миллион 150 меңләп кеше прививка кадатты. Ягъни ике ай эчендә без вакцинация буенча рекордлы сандагы кешеләрне колачладык. Бу бик яхшы күрсәткеч, — диде Любовь Авдонина.


Фикер өстәү