Сәләтле балаларның әти-әниләре: «Хыялларны балаларга такмыйбыз»

Президент Чыршысында

Бүген өлкәннәр яшьләрне, телефонда утыра, укырга да, берни эшләргә дә теләмиләр, дип ачулана. Алай булгач, бер минут та буш вакытлары булмаган бу балалар кайдан килгән? Татарстан Президентының Чыршы бәйрәменә сигез меңнән артык сәләтле укучы җыела. Алар арасында укуда, спортта, иҗатта, иҗтимагый тормышта уңышка ирешкән, шулай ук авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар.

Өч яшьтән «укучы»

Эльза Абдрахманова 9 нчы сыйныфта укый. Ул – «Җиңү волонтеры» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Чаллы бүлеге волонтеры, «Нур» яшьләр үзәгендә координатор. Аның уңышларын санап бетерерлек түгел. КФУның халыкара багланышлар бүлегенә укырга керергә хыяллана.

– Кызыбыз тугыз айдан тәпи йөри башлады. 1,5 яшьтән бакчага бирдек. Әбисе  укытучы булгач, 3 яшьтән үк хәрефләр өйрәтергә тотынды. 5 яшьтә укый-яза белә иде инде, – ди әнисе Руфинә Абдрахманова. – Эльзада элегрәк «отличник синдромы» дигән нәрсә булды. Бу яктан үземә охшаган. 7 нче сыйныфларда  «дүртле» алуны бик авыр кичерә башлады. Барысын да яхшылап аңлаттык, тынычланды. Күбрәк гуманитар фәннәрне ярата. Холкы бик тыныч, үзенә тәнкыйди яктан бәя бирә белә.

Әнисе үзе җыр укытучысы булгач, кызын 6 яшьтән музыка мәктәбенә укырга биргән. Эльза җырларга, биергә дә оста. Музыка мәктәбен тәмамлагач, аның буш вакыты күбрәк кала башлый. 8 нче сыйныфта «Ореон» балалар оешмасына языла. Анда  төрле проектларда катнаша.

– Ватанпәрвәрлек хисе көчле аңарда. Сугыш ветераннарына барып, хәлләрен белешәләр, аларга булышалар. «Без – ветераннарны күрүче соңгы буын бит», – дип  әйтеп тә куя кайчак,  – ди Руфинә ханым.

Богдан, син татарча белергә тиеш!

Богдан Кизимга – 13 яшь, Бөгелмәнең лицей-интернатында 7 нче сыйныфта укый.  Ул – «Бөгелмә скаутлары» үзиреклеләр отряды җитәкчесенең уң кулы. Быел  бөтенроссия экология акциясе кысасында узган «ZeroWaste» («Ноль отходов»)  бәйгесендә беренче урынны алган. Президентның Чыршы бәйрәмендә беренче тапкыр катнашуы икән.

– Минем һәр минутым – исәптә. План  буенча яшәргә өйрәндем. Интернетта утырырга вакыт юк. Унлап түгәрәккә йөрим. Араларында робот техникасына бәйлесе дә бар. Юк, арымыйм. Көнгә ике мәртәбә әти-әниләремнең хәлен белешеп алам. Минем хәлләр тәртиптә, дим, – дип сөйли Богдан. – 5 нче сыйныфтан волонтер  булдым. Кешеләргә яхшылык эшләү бик ошый. Волонтерлык  тормыш рәвешемә әйләнде. Бөгелмәдә тернәкләндерү үзәге бар. Анда еш  барабыз, авыру балаларга ярдәм итәбез. Бүләкләр бирәбез. Аларны төрле уеннарга өйрәтәбез. Төрле мастер-класслар оештырабыз. Райондагы истәлекле урыннарны өйрәнәбез.

Богданның иң яратканы дәресе – технология, әлеге фәннән олимпиадаларда катнаша. Үзен сәләтле бала дип саный. Булачак һөнәрен әлегә сайламаган. Спорт белән дус. Биш ел кикбоксинг белән шөгыльләнгән. «Атна атна ахырында әти-әниләремне сагынып, өйгә кайтам. Анда яраткан этем белән мәчем дә көтеп тора. Хайваннарны кызганам», – дип сөйләде Богдан. Үз холкын  бәяләве дә кызык тоелды. «Бәлкем, мин вакчылрактыр, ләкин иң яхшы сыйфатым –  сер саклый белү», – дип, елмаерга мәҗбүр итте.

Сүзгә әнисе Екатерина кушылып: «Богданны бакчада татар төркеменә бирдек. Татарстанда яшәгәч, син татар телен белергә тиеш, дидек. Кибеттәме, башка җирдәме – югалып калмасын, татарлар белән аралаша алсын. Шуннан артыгын таләп итмибез. Без үзебез – рус милләтеннән. Бераз гына татарча аңлыйбыз. Мәктәптә дә Богдан туган тел  буларак  татар телен өйрәнә. Телләр белү бернәрсәгә дә комачауламый. Лицейда төрек, инглиз, француз, татар телләрен өйрәтәләр. Монда бәйге аша үтеп, үзе теләп барды. Лицейда тәрбия эше бик дөрес куелган. Балаларның  кирәкмәгән эш белән шөгыльләнергә вакытлары юк. Без үзебезнең хыялларны балаларга такмыйбыз. Богданның үзенә нәрсә ошый, шуның белән шөгыльләнә. Өй эшенә, укуга да катнашмыйбыз, бары журналдагы билгеләрне генә күзәтәбез», – ди.

Куян белән көрәш

Азнакайдагы 9 нчы  мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Илфат Миңнегалиев – көрәшче егет. Көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, төрле бәйгеләрдә җиңүче.

– 4 яшьлек  чагында улыбыз зур куянны тәгәрәтеп, аударып уйный башлады. Көрәшкә һәвәслеге шуннан ук күренә иде. Улымны ияртеп, тренировкага йөртә идем. Башкаларның бил алышканын күреп, аның да теләге уянды. 6 яшьтә мин алып барган түгәрәккә йөри башлады, – ди Илфатның әтисе, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Айрат Миннегалиев. – Гәүдәсе  бик кечкенә иде. Биле, тезе авырткан чаклары да булды, тик көрәшкә кул селтәмәде. Дөрес туклана, авырлыгын контрольдә тота. Үз кумирлары бар, шулар кебек көрәшергә омтыла. Максатлары зур – Татарстан, Россия чемпионы булу. Идел буе спорт һәм туризм академиясенең көрәш бүлегенә укырга керергә җыена. Максатчан, алдашканны яратмый. Үзе белән дөрес итеп сөйләшкәнне ярата.  Авыр булса да, туры юлдан гына барырга тырыша.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү