Татарстанның нефть-газ комплексы быел 2,4 трлн сумлык продукция җитештерәчәк — республика сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә аның өлеше 63 процентка җитәчәк.
«Быел 34,5 млн тонна нефть чыгарыла. Әгәр „ОПЕК плюс“ ягыннан чикләүләр булмаса, ул күбрәк булыр иде», — диде Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.
Аның сүзләренчә, ТАНЕКО комплексы бик тиз үсә. Шушы көннәрдә өч яңа җайланма комплекслы сынау уза, быел 7 яңа производство эшли башлады.
Быел республикада 20 млн тоннага якын нефть эшкәртү планлаштырыла, диде ул. «Гомумән безнең потенциал — без хәзер үк 22-23 млн тоннага чыгарга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat