Сырхауханәләр бәйрәм көннәрендә  дә эшли

Яңа ел бәйрәмнәрендә сырхауханәләрдә халыкны коронавирус инфекциясеннән, шулай ук балаларны грипптан вакцинацияләү дәвам итәчәк.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, башкалада 31 декабрь һәм 1 гыйнварда прививка ясау пунктлары эшләмәячәк, 2–9 гыйнвар көннәрендә – сырхауханәләрнең эш режимы буенча эшләячәк. 31 декабрь – 9 гыйнвар чорында шәһәр хастаханәләренә,  бала тудыру йортларына исә тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итеп булачак. Сырхауханәләр 31 декабрьдә, 3, 5 һәм 8 гыйнварда шимбә графигы буенча кабул итәчәк. Ә инде 1, 2, 7, 9 гыйнварда – бәйрәм һәм ял көннәре графигы буенча.

4 һәм 6 гыйнварда алар көчәйтелгән режимда эшли. Сырхауларны терапевтлар, педиатр, табиб-белгечләр кабул итәчәк. Шул ук вакытта рентген кабинетлары, травматология пунктлары, лабораторияләр эшләячәк.


Фикер өстәү