Клубсыз авылларда ничек бәйрәм итәләр?

Авылларында клуб  булмаганга аптырамый Балтач районының  Пүскән халкы. Күптән түгел күз ачып булмаслык буранда урамда Яңа ел бәйрәме үткәргәннәр. Бала-чагасы да, өлкәннәре дә уеннар уйнап, карда әүмәкләшеп мәш килгән. Берәү дә салкын дип өенә кайтып китмәгән. Киресенчә, барысына да кызу булган.

Пүскән халкы гомер-гомергә бердәм, актив булды. Кечкенә генә  иске клубта да шау-гөр килеп төрле чаралар уздырдылар. Мәдәният учагын сүтеп, аның урынына яңасын төземәсәләр дә, авыл халкының җыр-биюгә хирыслыгы, тормышны ярату хисе, дәрте кимеми.

– Клубның юклыгын да тоймыйбыз. Түрәләр клубсыз тотсалар да, балавыз сыгып утырмыйбыз. Киресенчә, тагын да үҗәтрәк, чыдамрак һәм ихласрак була барабыз. Безне көчле буран да куркытмый. Табигатькә якынаюның  бер ысулы бит бу, – ди авыл халкы.

Көнне сайлап була, ә һава торышын – юк. Көн әйбәт булганда, кем дә күңел ача аны. Ә  син  менә буран дулаганда бәйрәм итеп кара!

Бәйрәмне уздырырга күршедәге Кили һәм Нормабаш авылларының  клуб мөдирләре булышкан. Әлбәттә, Пүскән авылы  иганәчеләре кушылмаса, бүләкләре алай мулдан булмас иде.  Кибет тә сату иткән.

– Буранда безнең  күзләр белән тешләр генә күренеп тора иде. Бернинди битлек тә кирәк булмады. Салкын булса да, туңмадык. Биш сәгать буе биеп, җырлап, сикереп, рәхәтләнеп ял иттек. Кыш бабай белән Кар кызы карчанага утырып килде. Җәйне сагынып, Сабан туйдагы кебек капчык киеп йөгердек. Аркан тартыштык, кыршаулы эстафеталар оештырдык. «Кушканны эшлә» кебек уеннар уйнадык, чабата, төрле халык биюләре биедек. Балалар Кыш бабайның бияләен түгәрәктә йөртте. Көй туктагач, бияләй кемдә кала, шул биремне үтәргә тиеш,  – дип сөйләде Кили мәдәният йорты мөдире Халидә Гарифуллина. – Авыл халкы тезләнеп тә, Убырлы карчык булып, себеркегә атланып та ярышты. Аркаларына ятып, һавада аякларын әйләндерде. Велосипед дигән бу күнегүне хәтта 60–70 яшьлек апалар да ясады. Мин уйнамыйм, дигән бер генә кеше дә юк иде. Барысы да  өйләренә  капчыкка бүләк төяп кайтып китте. Ахырдан салют булды.

Пүскән авылы иганәчесе, бәйрәмне оештыручы Азат Ганиев авыл халкын  пылау, чәй белән сыйлаган.

– Бәйрәмне авылдагы иганәчеләр ярдәме белән бергәләп үткәрдек. Безгә клуб салмаслар инде. Тик берәр  спорт залы  булса иде дип өметләнәбез, –ди Азат Ганиев.

Сездә бәйрәм итә ничек үтә?

Нурия Рамазанова, мәдәният йорты мөдире (Тукай районының Борды авылы):

– Безнең авыл жирлегенә өч авыл керә. Борды – үзәк авыл. Җәйләү авылында Яңа елны балалар белән  урамда уздырабыз. Аларның каникулга чыгуын көтәбез. Авылда клуб юк, йортлар саны аз. Кешесе йөзләп бардыр, төгәл әйтә алмыйм. Кыскарту сәбәпле, клуб  ун ел элек ябылган иде. Авылда яшьләр юк диярлек, күбесе – өлкәннәр. Халыкны бәйрәмнән мәхрүм итәсе килми. Урамда чыршы бизәп, әйлән-бәйлән уйныйбыз, җырлап, биеп күңел ачабыз. Кыш бабай белән Кар кызы  да кунакка килә. Соңыннан лотерея уйнатабыз.

Гөлшат Зиннәтуллина (Биектау районының Матмыр авылы):

– Клуб беткәнгә ун елап бар инде. Элек Яңа ел бәйрәмен уздыра идек.  Кыш бабае да, Кар кызы да килмичә калмады. Халык бигрәк тә лотерея уйнатканны көтеп тора иде. Клуб калмагач, бәйрәмнәр дә бетте.  Авылда хәзер өлкәннәр генә яши. Кыш бабай килеп, аларның хәлләрен белеп китсә, күңелле булыр иде. Яшьләр эш юклыктан, юллар да начарлыктан шәһәргә китте.  Мәчет бар, анда йөрергә кеше юк.

Сәрия Мифтахова


2 фикер

  1. Әйтерсең клубы булган авылда клубта үтә бәйрәм. Урамда инде нинди зур мәдәният йорты бвлкып утырса да

  2. Ни өчен Кыш бабайның туны кызыл, булырга тиеш зәңгәр. Чөнки аның туны-ул зәңгәрсу кар. Татар Кыш бабаена тунны Көнбатыштан китертә микән әллә?! Санта Клауссныкын?

Фикер өстәү