Владимир Путин пандемиягә каршы көрәшүче медикларга түләүләр билгеләүне дәвам итәргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда пандемиягә каршы көрәшүче медикларга махсус түләүләр билгеләүне дәвам итәргә кушкан.

Сүз COVID-19 диагнозын ачыклаучы һәм аннан дәвалаучы, коронавируслы сырхаулар белән аралашучы медицина хезмәткәрләре, стационар социаль хезмәте күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре турында бара. Моннан тыш әлеге категориядәге хезмәткәрләргә 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшләгән өчен махсус социаль түләү икеләтә күләмдә биреләчәк. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Владимир Путин декабрь уртасында Хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрендә коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмәне ике тапкыр күбрәк түләргә кушкан иде. Финанс министры Антон Силуанов моның өчен акчаның табылачагын әйтте.


Фикер өстәү