Эльвира Нәбиуллина: Күчемсез милеккә бәяләрнең бик нык үсү чоры артта калды

Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина илдә күчемсез милек бәяләренең котырып үсү чоры артта калуын белдергән. Шул ук вакытта әлегә ипотека кредитын алмыйча торырга киңәш иткән. Бу хакта ул “Вести24” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.

Нәбиуллина билгеләп үткәнчә, алга таба ипотека ставкалары үсмәячәк дип әйтергә мөмкин. Гаиләнең нинди шартларга ия булуын карарга кирәк. Россия банкы җитәкчесе сүзләренә караганда, күчемсез милеккә бәяләрнең җитди үсеш чоры артта калган, хәзер инде алар кинәт кенә “сикермәячәк”. Шуңа да карамастан, ипотека кредитын алуны әлегә кичектереп тору хәерлерәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Казанда торак бәясе үсү сәбәпләрен атап үтте. Шулар арасыннан иң мөһиме – мигрантларның китүе һәм төзелеш материаллары кыйммәтләнү.


Фикер өстәү