Кукмарада гаҗәеп зур Юлбарыс сыны ясаганнар

Кукмара районында кардан иң зур Юлбарыс сыннарының берсен ясаганнар. 

Кукмара районының Зур Кукмара авылында яшәүче Марсель Садыков ел символы — Юлбарысны кардан ясаган. Аның биеклеге — 5,7 метр, киңлеге —  6,20 м, озынлыгы — 16,2 м булган. Әлеге дәү сынны ясау өчен 180 куб метр кар тотылган, ә эшләү өчен 3-4 көн вакыт киткән. Әлеге гаҗәеп матур һәм зур сынны Кукмараның төбәкне өйрәнү музее янында күрергә мөмкин.


Фикер өстәү