Мәһәр күләменең чиге бармы?

Мәһәр күләменең чиге бармы? Әйтик, мин булачак иремнән теләсә нәрсә сорый алам, һәм ул аны сатып алып бирергә тиешме?

З. Рамазанова. Арча

Сорауга «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы  Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ белән бергәләп җавап эзләдек:

– Мәһәрнең чиге юк. Әмма туташларыбыз чамадан чыкмасын иде. Мөмкинлеккә карап сорарга кирәк. Бу – килешеп эшләнә торган эш. Мәҗбүри булырга тиеш түгел ул. Мәһәрнең иң түбән хакы – 3 мең сум. «Нәрсәне дә булса алмасаң, кияүгә чыкмыйм», – дию дөрес булмас.


Фикер өстәү