Кешегә сәгать бүләк итәргә ярамый, диләр. Имеш, гомерен кыскартасың. Динебездә моңа аңлатма бармы?
А.Кәшипова. Әтнә
Сорауга «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ белән бергәләп җавап эзләдек:
– Сорауда да «имеш» сүзе бар. Бу – чынлап та, имеш-мимеш. Динебездә ырым-шырымнарга урын юк. Төрле юк-барларга ышанмыйк. Сәгать бүләк итү ярый. Гомеребез сәгать бүләк итүгә генә кайтып кала икән, фикерләвебез дөрес түгел, димәк.
Фото: sovjen.ru