«ВТ» журналисты Динә Гыйлаҗиева: «Бар кыюлы­гымны җыеп, дүрт юллык шигырь сөйләдем»

Һәрбер бала кебек үк тылсымлы Кыш бабайга самими ышану сеңлем белән икебезнең күңелләргә кереп урнашкан чак.

Шулай беркөнне кич белән телевизор карап утырабыз. Әти белән әни мал-туар карарга чыгып киттеләр. Берзаман кемдер калын тавышы белән: «Э-һе-е-й, ачыгыз әле», – дип тәрәзә ша­кый. Барып карасак, үз күзләребезгә үзебез ышанмадык! Күпме Яңа елны чыршы төбендә сагалап та тота алмаган Кыш бабай каршыбызда басып тора! Шатлык катыш курку белән ишек ачып, Кыш бабайны түргә уздырдык, ул арада әни дә кереп җитте.

«Менә әле бөтен авыл буйлап балаларның хәлләрен белешеп йөри идем. Грипп белән авырмыйлармы, Яңа елга нинди тәртип белән кергәннәр, нинди һөнәрләре бар?» – дип, безнең кулга ике әфлисун тоттырды Кыш бабай. Ничек дулкынлануымны белсәгез! Шулай ерактан килгән Кыш бабайга берәр һөнәреңне күрсәтмичә җибәрү дә оят бит әле! Бар кыюлы­гымны җыеп, дүрт юллык шигырь сөйләдем. Сеңлемә дә бу вакыйга бик нык тәэсир иткән, күрәсең, утырган урыныннан тормады да. (Яны­бызда утырган әниебез генә бертуктамый көлә.)

Ул арада кадерле кунагыбызның китәр вакыты да җитте. Сеңлем белән мине алдына утыртып, теләкләр теләде дә кайтыр юлга чыкты: капкага таба атлады. Безгә кереп баручы Исламгали абый да күрде Кыш бабайны. Бакчага баргач, и мактандык инде башкалар алдында. Ышанмаган­нар өчен шаһит та бар: Исламгали абый үзе күргән, янәсе!

…Әлеге хәлне без әле дә көлешеп искә ала­быз. Сеңлем дә: «Бер ачып караганда суыткычта ике әфлисун бар иде. Кыш бабай чыгып киткәч, ачып карасам, әлеге әфлисуннардан җилләр искән иде инде», – дип искә төшерә үзе­нең балачак тәҗрибәсен. Тик без ул вакытта, тат­лы хыялларга бирелеп, бер кешенең арабызда юклыгына игътибар да итмәгәнбез. Әтиебез юк иде бит! Хәзер тылсымлы кунагыбызның кемле­ген аңлагансыздыр инде!

Динә Гыйлаҗиева  


Фикер өстәү